Мөнәҗәт дигән дәва

2Fq5hSPWXOYТатар халык иҗатының бер төре — мөнәҗәтләр көйләү безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, шуның бер мисалы булып күптән түгел Иске Ярмәк авылында үткән Мөнәҗәт бәйрәме тора.

Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул — бәет һәм мөнәҗәтләр. Бу икесе бер-берсенә көйләү рәвешендә якын торсалар да, аерым әсәрләр. Эчтәлекләре ягыннан янәшә яшиләр, ягъни икесе дә кайгы-хәсрәт әсәре дип йөретелә.

Нәрсә соң ул мөнәҗәт? Мөнәҗәт — ул борынгы аваз, духовный стих, урта гасырларда да Болгар татарларының традицияләреннән килгән йола, халык иҗаты ул. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә» диеп тә тәрҗемә ителә, шул мәгънәдә йөри.

Безнең әби-бабаларыбыз бик күп йөзләгән еллар элек сүзне сузып көйли башлаганнар. Көйләп сөйләгәч сүзләрнең аңлаешы күңелгә тизрәк керә, озаграк саклана, ислам динебезне аңларга һәм таратырга ярдәм итә. Хәзер без көйләп сөйләүне Коръән уку мисалында ишетә алабыз.

Татар халык иҗатының бер төре мөнәҗәтләр көйләү безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Шуның бер мисалы булып күптән түгел Иске Ярмәк авылында үткән Мөнәҗәт бәйрәме тора. Авыл халкы ул көнне җирле мәчет бинасына җыелды. Өйлә намазыннан соң, Коръәннәр укылып, барлык вафат булган якташларыбыз өчен дога багышланды.

Бу саваплы кичәне бергәлектә авылның имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, мәчет әһелләре, территориаль социаль бүлек хезмәткәре Гөлисә Бәдертдинова һәм якташыбыз, автор-башкаручы Роза ханым Мостафиева оештырдылар. Роза ханым үзе иҗат иткән мөнәҗәтләрне видеотасма буенча күрсәтеп таныштырды. Аннан соң инде авылның моңлы өлкән­нәре Хәйдәр Низамиев, Ризван Яруллин, Таһир Рәхимов, Люция Ибраһимова һәм башкалар моңлы итеп мөнәҗәтләр көйләде. Алар көйләгән мөнәҗәтләрдә тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухи кичерешләребез чагылды. Берничә кеше үзләре иҗат иткән бәетләр белән таныштырса, кечкенә Ләйлә Нәгыймуллина шигырьләр укыды.

2Fq5hSPWXOYМөнәҗәт бәйрәме бик тә күңелгә ятышлы, җылы төстә үтте. Аның тәрбияви мәгънәсе дә зур бит, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Мөнәҗәт кешенең күңел көзгесе, йөрәккә үтеп керә торган дога кебек. Кичә ахырында, чәй өстәле янында, мөнәҗәтләрнең безнең тормышыбызда нинди урын алуы турында әңгәмә булды. Ерак араларны якын итеп кайткан, якташларына хөрмәт белән караган өчен Роза Мостафиевага чиксез рәхмәтләр җиткерелде.

Фания КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено