Полным ходом идет работа над книгой о жизни и творчестве известной певицы Татарстана и Башкортостана Хании Фархи. Как узнали «Челнинские известия», книгу к печати подготовит группа писателей. Это связано с тем, что поставлены очень сжатые сроки — издание должно увидеть свет уже в мае 2018 года. Среди авторов – драматург Айгуль Ахметгалиева. Ее пьесы с успехом идут на сценах Набережных Челнов, Уфы, Оренбурга. За рассказ «Капка» («Ворота») ей присуждено второе место на конкурсе прозы Международной культурной организации ТЮРКСОЙ и Союза писателей Евразии.
* * *
Чаллы драматургы Айгөл Әхмәтгалиева эстрада йолдызы Хәния Фәрхи турында китап язачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Бу юнәлештә эш башланган инде, китап 2018 елның маенда дөнья күрер, дип көтелә.
Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренчә, Хәния Фәрхи — аның яраткан җырчысы, һәм ул, мәрхүмә артистка турында китап язуда катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булган. Айгөл, Хәния Фәрхинең туган авылында ике көн булып, аның 87 яшьлек әнисе Фәния апа, балачак дуслары, сыйныфташлары, күршеләре белән очрашкан.
50дән артык кеше Айгөл Әхмәтгалиева белән җырчы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан инде. Язучы әлеге китапка перинаталь үзәк табибы Әнисә Вәлиева һәм «Болгарлар» бию ансамбле оркестры музыканты Наил Мөхәммәтҗанов истәлекләрен дә кертәчәк.
Айгөл Әхмәтгалиева пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр Чаллы, Уфа, Оренбург театрларында зур уңыш белән бара. Аның «Капка» хикәясе ТЮРКСОЙ Халыкара мәдәни оешмасы һәм Евразия Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган проза бәйгесендә икенче урынга лаек булды.
Шунысын да искәртик: 2017 елның 27 июлендә Хәния Фәрхинең йөрәге тибүдән туктады. 29 июльдә аны Камал театры бинасыннан соңгы юлга озаттылар. Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсендә җирләнде. 23, 24, 25 сентябрь көннәрендә Хәния Фәрхи истәлегенә концертлар узды.
Просмотров: 1026