Хәтер яши, хәтер мәңгелек…

Дмитрий Азаров һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

Дмитрий Азаров һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

ХХ гасырның иң зур, иң дәһшәтле Бөек Ватан сугышын һәм илебез югалтуларын онытырга хакыбыз юк. Тыныч тормыш бүләк итү өчен үз-үзләрен аямыйча дош­манга каршы көрәшкән сугышчыларның һәм тылда көнен-төнгә ялгап эшләгән кешеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү, аларның исемнәрен киләчәк буынга җиткерү максатыннан һәйкәлләр куела, парадлар үткәрелә, киталар, җырлар языла. Самараның Куйбышев мәйданында уздырылып килүче Хәтер парады да ата-бабаларыбызның каһарманлыгын күр­сәтү чараларының берсе булып тора.

Өлкә хөкү­мәте ярдәмендә һәм “Бердәм Россия” пар­тиясенең региональ бүлеге инициативасы белән үткәрелә торган бу чара быел Җиңү полководецларына багышланган иде. Тантанада өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров, аның урынбасары Александр Фетисов, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Василенко, шәһәр Думасы рәисе Галина Андриянова һәм өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин катнаштылар. Мөхтәрәм кунаклар арасында чит ил вәкилләре дә бар иде.

Парад Россиянең Дәүләт флагын, Җиңү байрагының һәм 76 ел элек булган парадта катнашкан 65нче һәм 415нче укчы дивизияләрнең хәрби байраклары күчер­мәләрен тантаналы төстә мәйданга чыгарудан башланып китте. Өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмит­рий Азаров халыкка мөрәҗәгать итеп:

- Бүгенге көн төбәгебез тарихы өчен бик мөһим. 76 ел элек, дошман Мәскәүгә якынлашканда, Куйбышевта узган парад халкыбызның ныклы рухы символы булып хезмәт иткән. Аны канкойгыч сугышның ахырын билгеләгән зур хәрби операция дип атарга да була.

22 мең фронтка китүче өчен сугыш юлы нәкъ Куйбышев мәйданыннан башланган. Кызганыч, аларның барысына да туган якларыбызга әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Бүген без совет солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәре күрсәткән батырлык алдында баш иябез, — диде.

Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, башка мөхтәрәм кунаклар да чыгыш ясадылар. Россия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның сәламләү хатын аның урынбасары Алексей Сухов җиткерде. “Бүгенге яшьләр батырлык һәм фидакарьлек мисалларында тәрбияләнәләр. Алар илебезне дош­маннан сакларлык һәм үсешен тәэмин итә алырлык лаеклы гражданнар булып җитешәчәкләр. Моңа шигебез юк”, — дип язылган иде ул хатта.

Дмитрий Азаров һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

Дмитрий Азаров һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

Александр Протченко парадта катнашучыларны сәламли.

Александр Протченко парадта катнашучыларны сәламли.

3

“Тихвин операциясе”ннән бер күренеш.

Тәбрикләүләрдән соң генерал-майор Александр Протченко расчетларга парад белән үтәргә команда бирде. Тантаналы маршта кулларына сугыш кораллары тоткан, 1941 ел формасына киенгән җәяүле берәмлекләр үтте. Алар артыннан кавалерия һәм Бөек Ватан сугышы вакытындагы автомототехника колонналары узды. Расчетлар составында запастагы офицерлар, локаль сугышларда катнашкан ветераннар, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүче “Хәтер клубы” әгъзалары бар иде. Шулай ук парадта кадет мәктәпләре укучылары, югары уку йортларының хәрби кафедра офицерлары һәм студентлары катнашты, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларның фотосурәтләрен тоткан “Геройлар полкы” атлады.

Хәтер парады “Тихвин операциясе” сугышының реконструкциясе белән тә­мамланды. Тарихка күз салсак, 1941 елның ноябрендә Ленинград фронтында хезмәт иткән 65нче укчы дивизия сугышчылары немец гаскәрләрен Тихвиннан бәреп чыгаралар. Бүген тамашачыларга шул каты бәрелешләрнең берсе күрсәтелде. Төтенгә күмелгән мәйдан, аткан тавышлар, “кан”га баткан яралылар — коточкыч күренеш. Моның бары тик уен икәнен генә белсәң дә, күңелдә авыр тәэсирләр кала. Баштан: “Чынбарлыкта бу бит мең мәртәбә куркынычрак булган”, — дигән уй уза. Яу кырында күпме кешенең газиз балалары, яраткан әтиләре ятып калган… Шундый мизгелләрдә бүгенге тыныч тормышыбызның, якын­нарыбызның кадерен белә башлыйсың. СССРның халык артисты Василий Лановой башкаруында Бөек Ватан сугышы чорындагы җырлар бу хисләрне тагын да тирәнәйтә.

Тормыш дәвам итә. Буыннар алмашына. Тик әби-бабаларыбыз яулаган Җиңү генә менә шундый җырлар, “Үлемсез” һәм “Геройлар полкы” кебек акцияләр, Хәтер Парады кебек чаралар аша буыннан-буынга тапшырылып барачак. Хәтер яши, хәтер мәңгелек…

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1190

Комментирование запрещено