Нәрсә яза башласам да,
Туган якта уйларым.
Уйларымда, йөрәгемдә -
Туган якның моңнары.
Менә бүген дә уйланып,
Хат язарга утырдым.
Ак кәгазьнең битләрен
Жырлар белән тутырдым.
Кайларга гына китсәм дә,
Һич чыкмыйсың шул истән.
Туган якны сагынудан,
Гармун елады кичтән.
Динура ВӘЛИЕВА – ФӘЙРҮЗОВА.
Зеленовка авылы,
Ставрополь районы.
Просмотров: 1075