Парижда туристик индустриянең махсуслашкан тематик күргәзмәсендә Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты яңа төбәкара “Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршрутын тәкъдим итте. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара 9 — 11 ноябрь көннәрендә узды. Татарстанның шәхси стендында төбәкнең туристик мөмкинлекләре күрсәтелде. Шулай ук күргәзмәдә катнашучылар милли ризык – чәк-чәктән авыз итте.
Яңа төбәкара “Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршруты Россиянең ике туристлык үзәген — Санкт-Петербург һәм Казанны бер универсаль продукт итеп берләштерә. Ул эшне Санкт-Петербургның туризмны үстерү буенча комитеты һәм Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты ике якның да туроператорлары белән бергә башкарган.
Маршрут җиде көнгә исәпләнгән һәм ул чит ил туристын күзаллап эшләнгән: кунаклар бер сәяхәттә данлыклы урыннарны һәм дөнья мирасы объектларын күрә алачак.
Яңа маршрут тәкъдим ителгән чарада 1,4 мең агент һәм туроператорларның 800 халыкара партнеры катнашкан.
* * *
В Париже на специализированной тематической выставке туриндустрии Государственный комитет Республики Татарстан по туризму презентовал новый межрегиональный маршрут «Дворцы и мечети». Об этом сообщает пресс-служба комитета.
Мероприятие проходило с 9 по 11 ноября, на индивидуальном стенде Татарстана были представлены туристские возможности региона. Также посетители могли попробовать здесь национальное лакомство – чак-чак.
Новый представленный маршрут «Дворцы и мечети» объединяет два туристских центра России, Санкт-Петербург и Казань, в один универсальный продукт. Он разработан совместно Комитетом по развитию туризма Санкт-Петербурга, Государственным комитетом Республики Татарстан по туризму при участии туроператоров обоих направлений. Маршрут рассчитан на семь дней и ориентирован на иностранного туриста: за одну поездку гости смогут увидеть наиболее известные достопримечательности и объекты мирового наследия.
Участниками мероприятия, где был презентован новый маршрут, стали 1,4 тыс. агентов и 800 международных партнеров туроператоров.
Просмотров: 1076