Әнкәй безне сыйлый иде
Тәмле шәңгәләр белән,
Җыелышып чәй эчкәнне,
Сабый чагымнан беләм.
Хуш китәрлек тәмле исе –
Ниләр салып бетергәндер,
Матур булсын әле диеп,
Кырыйларын бөтергәндер.
Нинди серен белгәндер ул,
Беркем алай пешерәлми,
Бик еш әнкәм шәңгәләрен
Исләремә төшерәм мин.
Аерым тәме бар иде лә
Ул пешергән шәңгәләрнең,
Нигә тәмле була икән
Ризыклары әнкәйләрнең?
Һәр әнкәйнең сые шулай
Бигрәк татлы буладыр шул,
Гомерлеккә балаларның
Күңелендә каладыр ул.
Әлфия НУРТДИНОВА.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1238