Похвистнево шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Расих һәм Илһамия Кәримовлар Корбан мәҗлесе уздырдылар. Кунаклар Похвистнево районының татар авылларыннан, Камышлы районыннан, хәтта Самарадан да килгәннәр иде.
Похвистнево шәһәрендә ике мәчет бар. Шуларның беренчесен, Минвәли хаҗи Гыйззәтуллин һәм Ягъфәр хаҗи Садриев җитәкчелегендә, Похвистнево мөселманнары 1986 елда булдырганнар. Моның өчен матур гына йорт сатып алына, һәм манара куела. Мәхәллә үрчегән саен мәчетне дә зурайта баралар, ә инде халык анда да сыймый башлагач, яңа мәчет салу турында уйлана башлыйлар. Бу эштә дә Минвәли хаҗи Гыйззәтуллин һәм Ягъфәр хаҗи Садриев башлап йөрүчеләр санында булалар. 2005 елда Самара һәм Похвистнево районы эшкуарларының риясыз ярдәме белән икенче мәчет тә төзелә һәм анда имам булып Минвәли хәзрәт Гыйззәтуллин килә, ә Иске мәчеттә — Ягъфәр хәзрәт Садриев кала.
Дин юлында күп яхшы эшләр башкарган Минвәли хәзрәт үзенә алмаш эзли башлый. Ул өметен башта Гали мәдрәсәсендә, аннары Уфада укып чыгып, Похвистнево мәчетендә практика үтеп йөрүче Яңа Усман егете Илнур хәзрәт Гайнетдиновка баглый, һәм тиздән Илнур Иске мәчеттә имам булып эшли башлый.
Җиде ел буе яшь кеше имам буларак тәҗрибә туплый, 2013 елда мөхтәсиб вазифаларын үтәргә дә лаек була. Ә инде Яңа мәчет дип аталган Аллаһы йортына 2016 елда зур гына ремонт ясалып, икенче каты күтәрелгәч, янкорма барлыкка килгәч, Илнур хәзрәтне бу мәчеткә эшкә чакыралар. Минвәли хәзрәтнең тырышлыгы белән бу мәчет Похвистнево шәһәренең Җәмигъ мәчете статусын ала.
Хәзер инде Илнур хәзрәт Җәмигъ мәчетендә хезмәт итә. “Җомга намазларына иллеләп кеше килә, ястү намазыннан соң сөйләнә торган вәгазьләргә калучылар да шактый, ә якшәмбе көнне олылар һәм балалар өчен Коръән уку буенча дәресләр үткәрәбез. Дин гыйлемен үзләштергән балаларыбыз төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алып кайталар. Быел аларның саны кырыклап.
Ремонттан соң биредә дини мәҗлесләр дә үткәрелә башлады. Менә бүген сез шундый матур мәҗлесләрнең берсендә утырасыз. Мәчетебезгә бер килгән кеше кабат килми калмый. Шуңа да мәхәлләбез үрчи, халык биргән садакалар исәбенә мәчетебез гөрләп яши”, — дип сөйләде Илнур хәзрәт.
Чыннан да, мәчет иркен, идәннәре җылы, имамның вәгазьләре мәгънәле, догалары мәкамле, сүзләре үтемле. Кәримовлар быел икенче мәртәбә Расих әфәнденең әнисе Мәдинә апа һәм аның бертуган сеңлесе Рәшидә апа өчен хаҗ кылганнар икән. Сеңелләр бу турыда сөйләгәндә шатлык яшьләрен яшермәделәр. Гомер буе авылда яшәп, агач тамыры кебек нык куллары белән колхоз җирләрен эшкәрткән, күпләп мал асраган, ипле балалар үстергән, хәтта хохлома рәсеме төшкән агач кашыклар ясаган олы яшьтәге гади хатыннар бүген морадына ирешкән иң бәхетле кешеләр кебек елмаялар иде.
Ә кунаклар зәм-зәм суыннан авыз иттеләр, корбан итен туйганчы ашадылар, өстәл артыннан торгач та өйләренә ашыкмадылар, өйлә намазына да калып, Илнур хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлап, Кәримовларның корбаннары һәм хаҗлары кабул булуын теләп, өйләренә таралыштылар.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1366