Бизнес-форум соберет 150 крупных татарских предпринимателей из 37 регионов России и стран ближнего и дальнего зарубежья.
Форум «Деловые партнеры Татарстана» пройдет в этом году 29 ноября – 1 декабря. Об этом сообщил исполнительный директор Всемирной ассоциации содействия татарским предпринимателям, руководитель отдела по работе с татарскими предпринимателями исполкома Всемирного конгресса татар Фарит Уразаев.
В мероприятии примут участие более 150 крупных татарских предпринимателей из 37 регионов России, 10 стран ближнего и дальнего зарубежья.
Проводится бизнес-форум для укрепления межрегиональных торгово-экономических связей.
В этом году форум пройдет в 12-й раз. Фарит Уразаев напомнил о том, что он проходит в РТ с 2000 года. По различным причинам несколько лет мероприятие не проводилось, отметил Уразаев.
Исполнительный директор Всемирной ассоциации содействия татарским предпринимателям рассказал об особенностях форума этого года. По его словам, изменится его формат – пройдет он на базе особой экономической зоны «Алабуга». Для гостей будет организована экскурсия по ОЭЗ.
«Мы хотим, чтобы предприниматели из России и из-за границы ознакомились с продукцией, которую производят резиденты экономической зоны. Важно укрепить наши связи», – сказал Уразаев. Именно поэтому для участия в форуме пригласили предпринимателей строительной отрасли и сельского хозяйства.
На пленарном заседании его участники планируют обсудить вопросы торгово-экономических связей РТ с регионами и странами зарубежья, туриндустрии и сотрудничество с «Татарским домом», который недавно открылся в Шэньчжэне (КНР).
* * *
Россия, чит илләр һәм Бәйсез Дәүләтләр берлеге (БДБ) илләре эшмәкәрлек вәкилләре 29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә “Алабуга” махсус икътисадый зонасына “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына киләчәк. Чара быел уникенче тапкыр үткәрелә. Бу хакта бүген форум эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев әйтте.
«Форум бу форматта 2000 елдан бирле уздырыла башлады. Кайбер сәбәпләр аркасында, ул бер-ике ел булмый калды.
Без һәрвакытта Россия төбәкләреннән, БДБ һәм чит төбәкләрдән татар эшмәкәрләрен җыябыз. Максатыбыз — Татарстанга аларның бизнесын һәм Татарстандагы икътисадый тәгълиматларны үзара багланышка кертү”, – диде ул.
Быелгы форумның үзенчәлеге шунда: ул “Алабуга” махсус икътисадый зонасында үтәчәк. Анда катнашу өчен, Россиянең 37 төбәгеннән һәм 10 чит илдән 150 эре эшмәкәр киләчәк.
Фәрит Уразаев сүзләренчә, бүгенге көндә Алабуга махсус икътисадый зонасында 57 резидент эш алып бара. Шуның 30ы үз продукциясен инде җитештерә. Һәм бу мәйданчыкта 1 млрд 800 млн га якын продукция сатыла.
Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев сүзләренчә, эшмәкәрләрне чакырганда, төзелеш һәм азык-төлек өлкәсенә басым ясалган.
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының форматы да үзгәрә. Анда регионнарда татар эшмәкәрләре җитештерә торган продукциянең күргәзмәсе оештырыла, төбәкләрдән килгән татар эшмәкәрләрен резидентлар чыгара торган продукция белән танышу, мөнәсәбәтләр урнаштыру көтә. ТР Президенты катнашындагы пленар өлештә исә, Россия, БДБ һәм чит илдәге татар эшмәкәрләренең Татарстан белән мөнәсәбәтләрен урнаштыру проблемасы, Кытайдагы Шеньчжень шәһәрендә ачылган “Татар йорты” проекты турында фикер алышу, һәм бу проектта катнашкан эшмәкәрләр чыгышлары белән танышу көтелә.
Просмотров: 996