В Национальной библиотеке Татарстана презентовали аудиокниги татарских поэтов и писателей / Казанда татар язучыларының аудиокитаплары тәкъдим ителде

1a8ef9d98dc46a39В Национальной библиотеке РТ состоялась презентация аудиокниг татарстанских писателей и поэтов, которые были созданы студией записи аудиокниг «Җидегән чишмә» Дома народного творчества ПАО «Нижнекамскнефтехим». Студия открылась в мае к 50-летию ПАО «Нижнекамскнефтехим». Проект создания аудиокниг татарских поэтов и писателей разрабатывался почти год и был утвержден генеральным директором «Нижнекамскнефтехима» Азатом Бикмурзиным. За год студия записала 11 аудиокниг. В октябре они были размещены на сайте «ЛитРес», где их можно скачать за 100 рублей.

Цель студии в сохранении литературного наследия поэтов и писателей республики. На аудиодисках записаны произведения Габдуллы Тукая, романы «Муть» и «Мухаджиры» Махмуда Галяу, произведения поэта Разиля Валеева, а также творчество работников «Нижнекамскнефтехима».

«Книги вышли на русском и татарском языках, — рассказывает директор Дома народного творчества «Нижнекамскнефтехим» Александр Гнеденков. — Представители татарских диаспор за границей могут послушать, вспомнить родную речь и приобщиться к татарской истории и культуре».

1a8ef9d98dc46a39На презентации читали стихи Габдуллы Тукая, исполнили песню на стихи Разиля Валеева. Гости могли послушать отрывки из романов «Муть» и «Мухаджиры» на русском и татарском языках.

realnoevremya.ru

* * *

Татарстан Республикасы милли китапханәсендә “Җидегән чишмә” аудиокитаплар яздыру студиясе татар язучыларының аудиокитапларын тәкъдим итте. Аудиокитаплар “Нижнекамскнефтехим” җәмгыятенең 50 еллыгы уңаеннан Халык иҗаты йортының иҗат коллективы тарафыннан эшләнелде.

Кичәне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдүс Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен уку белән башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, Габдулла Тукайга багышланган 4 аудиокитапта да шигырьләрне Илдүс Әхмәтҗанов укый.

Икенче булып, килгән кунакларга, XX йөздәге татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү әсәрләрен тыңлаттылар. Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” романын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңгали Мөхәммәтшин, ә рус теленә “Муть”, “Мухаджиры” тәрҗемәләрен Наталья Савельева укыды.

Өченче аудиокитап авторы Разил Вәлиев үзе дә бу кичне биредә иде. Җырчы Марат Фәйрушин Татарстанның халык шагыйренең “Таң атканда” җырын башкарды.

“Бүген зур бәйрәм. Түбән Кама дигәч, иген-басулар күз алдына килә иде. Шәһәрдә беренче булып, мәктәп калкып чыкты. Бу шәһәрнең һәм Татарстанның юнәлешен күрсәтә торган символ булды. “Җидегән чишмә”гә мин бары тик рәхмәтемне генә белдерәм. “Нижнекамскнефтехим”ның туган көненә без бүләк ясарга тиеш идек, әмма ул бүләкне үзе ясады. Аудиоязмалар безнең халыкка кирәк”, — диде Разил Вәлиев. Аудиокитапта Разил Вәлиев шигырьләрен Миңгали Мөхәммәтшин укый.

Халык иҗаты йорты директоры Александр Гнеденков “Татар-информ” хәбәрчесенә киләчәктә башлаган эшләрен дәвам итәчәкләре һәм Муса Җәлил аудиокитабын чыгарачакларын әйтте.

“Бу проект бер ел элек “Нижнекамскнефтехим” җәмгыяте директоры Азат Бикмурзин тарафыннан расланылды. Без ел дәвамында аудиокитаплар яздыру эше белән шөгыльләндек. Аның максаты: татар авторларын популярлаштыру. Халык хәзер китапларны аз укый башлады. Бу аудиокитапларны “ЛитРес” электрон китапханәсеннән алып, тыңлап була. Без китапларыбызны Мәдәният министрлыгы һәм татар диаспоралары өчен әзерлибез. Чит илләрдә шактый татар яши. Мәсәлән, Төркия, Финляндиядәге диаспора вәкилләре үз туган телендә шигырьләр тыңлый ала. Киләчәктә без Муса Җәлил әсәрләреннән аудиокитап эшләячәкбез. Шулай ук безнең онытылып бара торган авторларыбыз бар. Шуларны без сайлап алып, халыкка җиткерәчәкбез”, — диде Александр Гнеденков.

Милли китапханәдә тәкъдим ителгән аудиокитапларны “ЛитРес” электрон китапханәсеннән алып була.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1131

Комментирование запрещено