Җирне нурга күмә алтын чәчле Сөмбелә / Татарские праздники облагораживают труд на земле

Сөмбеләне (Вәсимә Фәрдиева) каршы алу.

Сөмбеләне (Вәсимә Фәрдиева) каршы алу.

Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу мак­сатыннан Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе унҗиденче тапкыр Сөмбелә уңыш бәйрәмен үткәрде. Быелгысы яңа форматта уздырылып, аеруча истә калырлык матур булды. Чара өлкә хөкүмәте, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе һәм өлкәбезнең татар оешмалары ярдәмендә үтте.

Бу көнне Самараның “Заря” мәдәният йорты гөрләп торды. Сабан туе диярсең — халык мәш килеп бәйрәмгә әзерләнә. Берәүләр Мәүлет һәм Римма Низамовларның милли тәм-томнар сату нокталарына юнәлә, икенчеләре фоейда урнашкан күргәзмәләрне карап йөри. Бу юлы алар берсеннән-берсе бай һәм шактый күп булып, экспонатлары күз явын алырлык иде. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары табигый материаллардан аппликацияләр, авыл йортлары макетлары, әкият геройлары ясап куйганнар, ә “Мирас” музее җитәкчесе Асия ханым Сәйфетдинова “Әбием сандыгы” күргәзмәсен тәкъдим итә. Чиккән алъяпкычлар, кулъяулыклар, суккан паласлар – нәрсә генә юк анда! Һәр бизәктә осталарның күңел җылысы, йөрәк хисләре сизелә. Нефтегорскиның “Дуслык” татар милли үзәгенең — милли ризыклар, өлкә “Туган тел” татар милли мәдәни оешмасы аксакалы, рәссам Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәләре дә битараф калдырмады. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрованың, “Сө­ләймановлар” студиясенең һәм халык кәсепләре остасы Миләүшә Завьялованың кул эшләре күргәзмәләре ти­рәсендә кү­бесенчә хатын-кызлар бө­терелде. Ә Елховка районы вәкилләре Әх­тәм һәм Фәнүзә Ногмановлар хал­кыбызның борынгы көн­күреш җиһазларын алып кил­гәннәр. Әхтәм абый­ның шәхси музее экспонатлары арасында 1900 елда ясалган сөт сепараторы, борынгы сәгать, гөбе һәм башка көн­күреш кирәк-яраклары бар иде.

Камышлы районының Балыклы авылы умартачысы Аяз Сафиуллин күргәзмәгә шәхси умарталыгында булдырылган берничә төр бал, балавыз, прополис, бал алу һәм аерту җиһазлары алып килгән. Илсөяр Фәрдиева юкә кабыгыннан мунчала ясау буенча мастер-класс уздырды. Бер апа: «Кибет мунчаласы юкәнекенә җитми инде. Юынганда мик­робларны юк итә, яхшы юа», — дигәч, башкалар да Илсөяр ападан кабык сорый башладылар. Хуҗаның күңеле киң: «Күбрәк алып киләсе булган икән», - дия-дия, кабык өләште. Аның янәшәсендә йон эрләп утыручы Гөлчирә апа Әхмәдуллина да бик актив булып чыкты. “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовның сыздырып гармунда уйнап җибәрүе булды, апа кызлардан калышмыйча биергә чыкты. Үзен “80 яшьлек әби” дип атаган була тагын!

Ул Нефтегорскиның “Дуслык” та­тар милли үзәге вәкилләре Зөл­фия Исанчурина, Линара Николашкина, Валерий Штейнер һәм Нурия Куликова белән фойедагы бәйгеләрдә дә катнашырга өлгерде.

Кошки районының Иске Фәйзулла авылыннан килгән Равил һәм Рәфисә Миң­лебаевлар җиңүчеләрне авыл күчтәнәчләре — бер чиләк йомырка һәм бер кило он белән бүләкләделәр.

Шул арада мөхтәрәм кунаклар килеп җитте һәм бәйрәмнең төп өлеше башланды. Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, ул искиткеч матур үтте. Монда чараның яңа режиссеры — быел Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә музыка укытучысы булып эшкә килгән Вәсимә Фәрдиеваның да, алып баручылар — Инзилә Гыйззәтуллина һәм Рөстәм Әх­мәтовның да, сәхнәдә чыгыш ясаган һәр артистның да өлеше зур булды.

Чара “Сөмбелә” дип аталган сәхнәләштерелгән күренештән башланып китте. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары залда утыручыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны буыннан-буынга тапшырып барырга өндәделәр.

Өлкә мөселманнарының Ре­­гиональ Диния нәзарәте рәи­се, мөфти Талип хәзрәт Ярул­лин халыкны котлап, изге теләк­ләрен җиткерде. Өлкә хө­кү­мәтенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Роман Некрасов та авыл хуҗалыгы алдынгыларын уңыш бәйрәме белән котлады һәм Камышлы районыннан — Фәнис Заляевны һәм Фәнил Әхмәтовны, Хворостянка районыннан — Камил Моратовны һәм Ринат Мөхәммәтовны, Кошки районыннан — Җәмил Идрисовны, Равил Латыйповны һәм Минсабир Гөбәйдуллинны, Неф­­­тегорскидан — Лариса Абде­рахманованы һәм Рамил Рәх­маевны, Елховка районыннан — Ильяс Фәхретдиновны, Юныс Кәнәфиевны һәм Әнвәр Йо­сыповны, Кызыл Яр районыннан Минниса Садыйкованы һәм Рәшит Мортазинны бүләкләде. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Кинельдәге авыл хуҗалагы академиясенең “Зоотехния” кафедрасы профессоры Исмәгыйль Хәки­мовка һәм шул ук уку йор­тының эко­номика факультеты студенты, уку отличнигы Алинә Мөхәммәтҗановага да бүләкләр тапшырылды. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова бү­ләк­ләнүче гүзәл затларның бил­ләренә үзе тегеп чиккән алъяпкычлар бәйләде.

Дәүләт Думасы депутаты Игорь Станкевич шәһәр округы депутаты Минәхмәт Хә­­лиулловка, шә­һәр милли-мә­дә­ни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга, региональ “Дус­лык” иҗа­ди-иҗ­тимагый оешмасы пре­зиденты киңәшчесе Идеал Га­­ләүт­ди­новка, Елховка рай­оны­­ның Туп­ли авыл җирлеге баш­лыгы Минәхәт Зәйдуллинга, шул ук районның иң оста механизаторы Рөстәм Галимовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәһәр администрациясендә ад­министратив реформа де­партаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Василенконың тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Шәһәр Думасы депутатлары Минәхмәт Хәлиуллов һәм Рифкать Хуҗин, өлкә “Туган тел” милли-мәдәни оешмасы президенты Ильяс Шәкүров та авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата бик күп матур һәм җылы сүзләр әйтеп, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Бүләкләүләр һәм тәбрик­ләүләр Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры, “Идел” татар эстрадасы ансамбле, Крутые Ключи бистәсенең “Акварель” балалар студиясе чыгышлары белән үрелеп барды. Самараның “Түбәтәй” татар фаст-фуды челтәре һәм “Сөләймановлар” студиясе тамашачылар арасында бәйгеләр үткәреп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Ә махсус кунак — Виктория Митрофанованың ком анимациясе бәйрәмнең тагын бер матур бизәге булды. Ком, пыяла һәм лампа яктысы ярдәмендә ул Казан ханбикәсе Сөембикә һәм аның улы Үтәмеш-Гәрәй рәсемнәрен ясады, ә тамашачылар бу ысулны сәхнәдәге зур экраннан күзәттеләр. Венера Ганиева башкаруында “Кайт, Сөембикә” җыры һәм рәссам тудырган сурәтләр бер сюжетка тезелеп, тамашачыларга ханбикәнең язмышын бәян итте.

Сөмбеләне (Вәсимә Фәрдиева) каршы алу.

Сөмбеләне (Вәсимә Фәрдиева) каршы алу.

Илсөяр ФӘРДИЕВА юкә кабыгыннан мун¬чала ясау буенча мастер-класс уздыра.

Илсөяр ФӘРДИЕВА юкә кабыгыннан мунчала ясау буенча мастер-класс уздыра.

Линар САБИРОВ (сулда) һәм Роман НЕКРАСОВ Кызыл Яр районының крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минниса САДЫЙКОВАга бүләкләр тапшыралар.

Линар САБИРОВ (сулда), Роман НЕКРАСОВ һәм Гөлнара НАСЫЙРОВА Кызыл Яр районының крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минниса САДЫЙКОВАга бүләкләр тапшыралар.

Рифкать Хуҗин Виктория Митро­фа­но­вага чәчәк бәйләме бүләк итә.

Рифкать Хуҗин Виктория Митро­фа­но­вага чәчәк бәйләме бүләк итә.

Чараны йомгаклап, бәй­рәмнең төп оештыручысы шә­һәр милли-мәдәни автоно­миясе рәисе Рифкать Ху­җин артистларга, килгән кунакларга, ига­нәчеләргә һәм бәйрәмне оештыруга өлеш керткән өлкә татар оешмалары җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде.

Алия АРСЛАНОВА.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

Праздники отражают самобытность народа, его культуру, обычаи и традиции, которые основаны на верования и восходят из глубины веков.

С глубокой древности в основе традиционных праздников лежали преклонение перед силами природы, воздаяние дани уважения земле-кормилице и Всевышнему Творцу. 

Суть проведения всех праздников основывается на циклы природы, то есть на те моменты, когда одно время года меняется другим.

Например:

Науруз означает начало нового года по солнечному календарю;

Сабантуй — празднование окончания посевных работ;

Сэмбеля — праздник урожая;

Нардуган — время глубоких раздумий и углубление в сферу просвещения.

В Доме Культуры «Заря» прошёл праздник урожая — Сэмбеля. Он был организован татарской национально-культурной автономией татар города Самары.

В этом году он был особенно ярким и содержательным. Были представлены предметы народного творчества, национальные блюда, изготовленные руками мастеров и умельцев. Во всём, что было представлено в зале экспозиций, чувствовалось проникновение чего-то далёкого и родного, радующее глаза и затрагивающее глубины души.

Но на этом празднике все присутствующие, от мала до велика, получили истинное наслаждение. Особенно радует то, что здесь было много молодёжи, родителей с детьми. Пожилые люди, которых сейчас сложно чем-то удивить, и те получили огромное удовольствие. Их лица выражали искреннюю радость.

Особую значимость празднику придало выступление председателя Духовного управления мусульман Самарской области Талипа хазрата Яруллина. В своей приветственной речи он говорил:

«Праздник, который мы чествуем сегодня, был одним из самых почитаемых нашими предками. Он символизирует воздаяние дани уважения труду хлебороба и благодарности Всевышнему Творцу за те возможности, которые Он предоставил труженикам села выращивать богатые урожаи на полях.

Все традиционные праздники татарского народа глубоко содержательны и основаны на высокую мораль. Они облагораживают труд на земле. Жизнь наших предков протекала в духе уважения своих традиций, языка, культуры и на основе предписаний Всевышнего. Они оставили нам богатое национально-культурное и духовно-нравственное наследие. А наша святая обязанность — всё это передать своим детям и внукам.

В школе «Яктылык» прилагается много усилий для воспитания подрастающего поколения в духе сохранения всего ценного, завещанного нам нашими предками. На мероприятии были ярко продемонстрированы культурные ценности татарского народа — песни, танцы театрализованное представление, выражающее сущность праздника Сэмбеля.

Чёткость организации, мастерство исполнителей песен и танцев создавали обстановку истинного праздника. Основную часть развлекательной программы вели ученики и учителя школы «Яктылык». Особенно радует то, что с каждым разом растёт качество подготовки и мастерство их исполнения.

Зрителям понравилось и мастерское исполнение песен участниками ансамбля «Идел». Особенно торжественным был момент чествования тружеников села, успешно ведущих сельское хозяйство. Им были вручены благодарственные письма и ценные подарки.

Фарид ШИРИЯЗДАНОВ.

Газета «Салям».


КОНТЕКСТ:

При полном аншлаге прошёл осенний татарский праздник Сэмбелэ-2017 (ФОТОРЕПОРТАЖ №2, ВИДЕО)

* * *

Сэмбелэ-2017: праздник в новом креативном формате (ФОТОРЕПОРТАЖ №1)

Просмотров: 1531

Комментирование запрещено