“Динебез Исламнан башка әхлакый тәрбия биреп булмый”

0555 026Борынгы бабаларыбызны җәберләсәләр дә, алар үзләренең телен, милләтен һәм динен саклау өчен гасырлар буена көрәшкәннәр, хәтта үлемгә дә барганнар. Тормышлары ифрат дәрәҗәдә авыр булса да, аларның рухи ныклыгы — искитәрлек күренеш.

Әңгәмәбез Камышлы авылы мәсҗиденең имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт ГОСАМОВ белән. 

- Нинди тормыш юлы үттегез?

- 1934 елда, апрель аеның ахырында, җомга намазына азан яңгыраган вакытта Камышлы авылында дөньяга килгәнмен.

Әнием дини гыйлем иясе булганга, төпле әхлакый тәрбия алып үстем.

Мәктәптән соң техникумда укыдым.

Армиядә хезмәт иттем. Аннан кайткач, пединститутны тәмамладым һәм Үзбәкстандагы Ош шәһәрендә сәүдә техникумында укыттым.

Аннан соң текстиль комбинаты каршындагы училищеда физика һәм математика фәннәрен укыттым.

Менә шунда кешегә төпле тәрбияне тик дин нигезендә генә биреп булуын аңладым. Хәзрәтләр янына барып, дини гыйлем өйрәнергә керештем. Бервакыт төш күрдем. Ак киемле ике кеше килеп,ике ягыма бастылар да азан әйттерделәр. Шул көннән мин намазга бастым.

59 яшемдә хатыным һәм өч улым белән туган авылыбыз Камышлыга кайттык һәм биредәге РайОНОда методист булып эшли башладым. Төрле фәннәрне укыту буенча методикалар яздым һәм укытучылар белән тыгыз элемтәдә торып эшләдем.

Гарәп графикасын, тәҗвидне һәм Коръән укуны үзлегемнән өйрәндем. Күп нәрсәне әниемнәнөйрәндем

Лаеклы ялга чыккач, мәсҗидкә йөрдем. Ул вакытта картлар һәм имамнар догаларны белсәләр дә, Коръән укый белмиләр иде. Мөхәммәт хәзрәт Вәлиәхмәтов миннән дини дәресләр укытуымны соралгач, каршы килмәдем һәм 61 яшемдә 30 баладан торган бер төркем тупладым.

Шушы вакытта беренче сыйныфтан башлап гарәп графикасын өйрәнүне керттеләр. Мин мәктәптә һәм балалар бакчасында да укулар оештырдым. Тора-бара бу дәресләрне финансалау тукталды. Шулай да дини укуларны туктатмадым.

Элегрәк мәсҗидтә кассир, мәхәллә рәисе вазыйфаларын башкардым67 яшемдә имам булырга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым һәм бер үк вакытта бабайлар белән догаларны, Коръәнне дөрес уку дәресләре алып баруны оештырдым. Һәркем догаларны үзлегеннән генә өйрәнгәнгә, аларның уку тәртибе кагыйдәгә туры килми иде. Шуңа күрә без һәр көнне, ахшам һәм ястү намазлары арасында, хаталар өстендә эшләдек.

0555 026- Гыйлем биргәндә нинди алымнар кулланасыз?

- Азиядән кайткан бер ятим бала үзенең әбисендә тәрбияләнде. Аңа аеруча игътибар бирдем. Төрлечә ярдәм оештырдым. Тора-бара ул «Тәбарәк» догасын тулысынча ятлады. Төрле конкурсларда катнашты. Казанда үткәрелгән чараларга алып бардым.

Ул техникумда белем алды. Динле гаиләгә тормышка чыкты. Хәзер матур яшиләр. Чит илләргә дә баралар. Балаларын ияртеп, минем янга да киләләр.

Дәресләремә балалар тугызынчы сыйныфка кадәр йөриләр. Укуларын тәмамлагач, аларга мин Коръән китабы бүләк итәм. Анда: «Фәлән кеше якшәмбе мәктәбендә укып, аны фәлән елда тәмамлады. Киләчәктә дә дин юлында һәм Коръән белән дус бул» — дип кул куеп, мөһер (печать) басып бирәм.

Минем тырышлыгым белән Камышлыда: «Хәзерге заманда хөкүмәтнең дингә карата мөнәсәбәте нинди булырга тиеш?» — дигән темага конференция үткәрдек. Кызганыч, тик анда әйтелгән фикерләрне генә тормышка ашырып булмады, чөнки бу мәсьәләгә карата салкын караш яши. Бергәләп тырышканда, әлбәттә, бу боз катламын да җиңеп булыр иде.

Мин мәктәпләргә, балалар бакчасына барып, Тукайның өч телдә басылган язмаларын илтәм. Татар,урыс һәм инглиз телләрендә. Ничек тырышсам да, минем генә моңа көчем җитми, олыгая барам шул инде.

Тормыш уңышлылыгы тулысынча дингә бәйләнгән. Татар телен кирәксенмәү дә диннең зәгыйфьләнүенә, динсезлеккә китерә. Нәтиҗәдә, кызлары урыска чыккачмалайлар марҗага өйләнгәч, тормышлары азар-бизәр килгәч, ата-аналар аптырыйлар, елый-елый миңа киләләр һәм,соңлап булса да, үз хаталарын аңлыйлар.

Без «Светское общество» дигән төшенчәне һәм «Светское образование» дигәнне дөрес аңламыйбыз.

Светское общество динсезләр җәмгыяте дигән сүз түгел. Ул бары тик шаригать кануннары законга кушылмаган булуын гына аңлата.

Чынында, дин, гыйлем бирү һәм әхлакый тәрбия бер бәйләмдә булырга тиеш. Динсез әхлакый тәрбия биреп булмый. Менә шуны булдырганчы без тәрбия мәсьәләсендә бәрелеп-сугылып, адашып йөриячәкбез.

Бүген мәктәпне тәмамлаучы кызларга: «Тормыштагы төп бурычың — ул ана булу, балалар тәрбияләү» — дип кем аңлата? Юк, аңлатылмый. Алар бит тормыштагы иң кирәкле нәрсәдән — әхлакый тәрбиядән мәхрүм ителгәннәр.

Хәзерге ата-аналарның төп уе: «Балама мәктәптә укытучы каты бәрелмәдеме икән? Алай-болай булса, барып кирәген бирим әле», — дип һөҗүмгә гел әзер торалар. Хәзер укытучы хезмәтеннән дә хокуксызрак эш юк. Кайчан аңа тулы хокук һәм әхлакый тәрбия бирү мөмкинлеге тудырыла, шунда гына тәрбия нәтиҗәле булачак. Дингә таянмыйча моны һич тә эшләп булмый.

Аллаһы Тәгалә адәм баласын өч төрле сыйфатта яралтты: физик тәне, рухы-җаны һәм аңы. Боларның өчесе дә тәрбиягә мохтаҗ. Физик тәрбиягә каршылык юк: ашау-эчү, хәрәкәтләнү, төрле күнегүләр мөмкинлеге бар. Ә җан һәм акыл тәрбиясе — икесе бер бәйләмдә булырга тиеш. Менә моңа әле тиешле игътибар җитми.

Фәннәр өйрәнү белән генә алга китеп булмый. Моны әхлакый тәрбия белән ныгытырга кирәк. «Хәсисне – адәм актыгын галимлеккә өйрәтсәң, нәрсә була?” – дигән әйтемгә “Гыйлемле адәм актыгы була”, — дигән гыйбарә бүген дә дөрес.

- Әхлаксыз тәрбиянең нәтиҗәләре нидә күренә?

- Әхлаксыз кеше төрле җинаятьләр эшләргә әзер. Аның күз алдына, иң элек, байлык килеп баса. Хәзерге заман тулысынча шуңа күчеп бара.

Быел Казанда узган форумда мин түрәләр алдында чыгыш ясадым һәм мондый тәкъдим керттем: дини уку йортларына пединститут, һич тә булмаса педучилище тәмамлаган шәкертләрне алырга.Чөнки хәзер әле Ислам университетын тәмамлаган имамнар да тәрбия мәсьәләләрендә аксыйлар. Имам ул педагог та, психолог та, табиб та, философ та, шулай ук башка һөнәрләргә һәм сәләтләргә ия булырга тиеш.

Элгәре безнең галимнәребез дөньяның төрле почмакларында, хәтта Төркиягә һәм Гарәбстанга барып та белем биргәннәр. Алар татар, инглиз, алман (немец), гарәп, фарсы, урыс телләрен һәм татарчаны да яхшы белгәннәр. Алар безгә дөрес юл ярып калдырганнар. Мәсәлән, Әхмәтһади Максуди дәреслекләреннән бөтен дөньяда гарәп телен һәм графикасын өйрәнәләр.

Риза Фәхретдин моннан йөз ел элек: «Киләләчәктә татар халкының гыйбадәте өстәл янында гына калмаса иде», — дигән. Мисал өчен, җидесен, кырыгын һәм Коръән мәҗлесләрен уздыру рәвешенә генә әверелеп. Дөрестән дә, хәзер күпләр үзенең бурычы һәм диннең нигезе итеп тик шуларны саныйлар. Андыйлар ураза тотмый, намаз укымый, шул мәҗлесләрне уздыра да, өстендәге бурычны төшергән дип саный. Ул Аллаһыны юк дими, чөнки Коръән укыта.

Ләкин ышану белән инану — икесе ике нәрсә. Инану — ул Аллаһы Тәгаләне калебең белән кабул итү. Шулай булмаганда кеше дин кушканны үтәми, тәмәкесен дә тарта, аракыны да чөмерә. Тик шулай да ул әле шикләнә. Тырышып үгетләсәң, тора-бара әкрен генә намазга да баса.

- Боларны район җитәкчеләренә сөйләгәнегез бармы?

- Бар. Райондагы мәгариф җитәкчесе мондый сөйләшүләрдән соң мәсҗидкә Гает намазларына килә башлады. Авыл администрациясе башлыгы Минзаһит … хәзер җомга намазларына йөри.

Әхлакый тәрбия алган кеше әти-әнисен дә карый, гаиләсе турында да кайгырта, балаларын да тәрбияләп үстерә. Без бит гомергә балаларыбыз дүртле-бишлегә укысыннар дип тырыштык. Ә андыйлар арасында да күпмесе әхлаксызлар, кешелексезләр һәм бандитлар да булдылар. Совет чорында халык коммунизм идеологиясендәге: «От каждого по спосбности, каждому — по потребности» дигән лозунгка ышынып яшәдек. Бу — иң хаталы байрак! Потребность — нәпсе. Аныңиге-чиге юк.

Илебез таркалган вакытта ул нәкү менә шушы девиз астында таланды. Кем ничек булдыра — шулай урлады-талады. Гади халыкка калмады. Бу хәлгә бездә элгәредән нигез салынды. Америка тик шушы әзер хәлдән генә оста файдаланды. Җир булмаса — аны сөреп булмый.

Болар турында тирәнтен уйларга кирәк. Безгә шулай фикер йөртергә кирәк. Пычранган судан пычракны аерып алу — ул кыен эш. Менә кеше тәрбиясендә дә шул ук хәл. Балага яшьтән дин нигезендә, әхлакый тәрбия бирергә кирәк. Динебез Исламнан башка әхлакый тәрбия биреп булмый.

Әхтәм хәзрәт ГОСАМОВ белән Фәрит ШИРИЯЗДАН сөйләште.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1350

Комментирование запрещено