Татарстан мөфтие Мәүлид бәйрәме белән котлады / Муфтий Татарстана поздравил мусульман с праздником Маулид ан-Наби

0579Бүген кояш бату белән Мәүлид кичәсе башлана. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлады.

“Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим. Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм – кешелекнең таҗы. Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!

Аллаһы Тәгалә Кәлам шәрифтә болай дип әйткән: “Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс” сүрәсе, 58 нче аять). Башка сүзләр белән әйткәндә, Бөек Зат безгә рәхмәте өчен шатланырга куша, ә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – иң зур рәхмәт, чөнки Раббыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять).

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул. Үзенең тышкы кыяфәте һәм югары әхлагы белән без аңа охшарга тиешбез, чөнки Коръән Кәримдә болай диелгән: “(Ий Мөхәммәд!) әйт: «Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез – Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһы юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 31 нче аять).

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне гасырлар дәвамында дөньяның төрле почмакларында билгеләп үтелә. Шулай ук Мәүлид ән-Нәби – татар халкының иң борынгы һәм тирән хөрмәткә ия бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне безнең бабаларыбыз бергә җыелганнар, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Ышанычлы хәдистә түбәндәгеләр әйтелә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер”.

Мәүланә Җәләлетдин әр-Руми әлеге фикерне үзенең шигъри юллары аша болай җиткерә: “Ий җаным, кил миңа! Хакыйкый бәйрәм – Мөхәммәд белән очрашу ул! Бар җиһан аның гүзәллегенең шәрәфле нуры белән нурланган бит”.

Бәхәссез ки, мөселман кешесе Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә үзенең мәхәббәтен белдереп, калебен һәм җанын үзенең нәфес теләкләреннән пакьлый һәм аңа охшарга тырышып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөекле, ихлас юлына баса.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең миһербан-шәфкате белән зиннәтләсә иде һәм сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөбарәк сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп вә мияссәр әйләсә иде! Әмин!” – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавында.

“Татар-информ”.

* * *

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин поздравил мусульман с праздником Маулид ан-Наби. Об этом сообщает пресс-служба Духовного управления мусульман РТ.

Маулид-ан-Наби – праздник, в ходе которого мусульмане радуются по поводу рождения посланника Аллаха. Датой рождения пророка Мухаммеда считается ночь между 11-м и 12-м днем месяца Раби-уль-авваль 571 года.

«Посланник Аллаха – венец человеческого рода. Он лучший из людей и океан милости и доброты. Он тот, чья жизнь является примером для всех людей. Никакое сравнение не может охватить его и дать полного представления о нем. Как бескрайнее море невозможно уместить в стакане воды, так же невозможно описать словами его благородные качества, слова и поступки. Пророк Мухаммед – человек, сопричастностью к которому мы гордимся!» – говорится в поздравлении председателя ДУМ РТ.

Камиль Самигуллин заметил, что путь пророка Мухаммеда – это пречистая сунна, которая является верным руководством для человечества и маяком, освещающим путь вплоть до судного дня. «Своим внешним видом и своей высокой нравственностью мы должны быть похожи на него, ибо в достопочтимом Коране сказано: «Скажи (О Мухаммед!): „Если вы любите Аллаха, то следуйте за мной, и тогда Аллах возлюбит вас и простит вам ваши прегрешения“ (сура «аль-Имран, аят 31″)», – напомнил муфтий.

День рождения пророка Мухаммеда испокон веков отмечается в разных уголках мира. Маулид ан-Наби – один из древнейших и глубокопочитаемых праздников татарского народа.

«В этот день наши предки собирались вместе и читали мунаджаты, дуа и салаваты, а это в свою очередь является причиной ниспослания нам милости Всевышнего Аллаха. В достоверном хадисе говорится следующее: «Кто один раз произнесет мне салават, тому Аллах окажет милостей в десять раз больше»», – подчеркнул в своем поздравлении Камиль хазрат.

По мнению муфтия РТ, Мавлана Джалал ад-Дин ар-Руми прекрасно выразил эту мысль в своих поэтических строках: «О душа, иди ко мне! Истинный праздник – это встреча с Мухаммедом! Ведь мир озарен благословенным светом его красоты».

Камиль хазрат добавил, что мусульманин, выражая свою любовь к посланнику Аллаха, очищает свою душу и сердце от проявлений собственного эго (нафса) и встает на путь любви и подражания ему.

«Пусть Всевышний Аллах одарит каждого своей милостью и позволит жить, придерживаясь благословенной сунны нашего пророка Мухаммеда», – заключил он.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1036

Комментирование запрещено