Автором текста «Тотального диктанта» в 2018 году станет казанская писательница Гузель Яхина. Об этом рассказала руководитель проекта Ольга Ребковец.
Также Ребковец добавила, что теперь ежегодно, начиная с 2018 года, в рамках события будут выбирать столицу «Тотального диктанта». Так, победителя 2018 года назовут 27 января. Сам «Тотальный диктант» в будущем году пройдет 14 апреля в 80 странах мира, передает ТАСС.
Гузель Яхина родилась в Казани в 1977 году. Окончила Казанский государственный педагогический университет и Московскую школу кино. Успех принес дебютный роман «Зулейха открывает глаза» (2015 год) о раскулачивании 1930-х, за который автор получила премии «Большая книга», «Ясная Поляна», «Книга года».
Ранее руководитель магнитогорского филиала Института истории им. Ш. Марджани Салават Ахметзянов на страницах «Реального времени» опубликовал свою рецензию на роман «Зулейха открывает глаза».
* * *
2018 елгы «Тоталь диктант» текстын Казанда туып үскән язучы — «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина әзерли. Бүген бу хакта «Тоталь диктант» мәдәни акциясе буенча ТАССта уздырылган матбугат конференциясендә проект авторы Ольга Ребковец хәбәр иткән.
Брифингта катнашкан матбугат чаралары билгеләп үткәнчә, Гүзәл Яхина үзенең төрле елларда бу проект өчен текст язган Евгений Водолазкин, Алексей Иванов һәм Леонид Юзефовичлар белән бер рәттә булуын зур уңыш дип бәяләгән. «Ул диктант текстларының үзенең «Дети мои» исемле яңа романына кергәнен билгеләп үткән. Өзекләр «Иртә», «Көндез» һәм «Кич» дип атала. Аларда авыл укытучысы Яков Иванович Бах турында сүз бара”, — дигән.
Искәртеп үтәбез, 2018 елда «Тоталь диктант» акциясе 14 апрельдә 80 илдә уздырылачак. Быелгы «Тоталь диктант» башкаласы әлегә билгеле түгел. Җиңүче шәһәр 2018 елның 27 январендә билгеләнәчәк.
Мәгълүмат өчен. Гүзәл Яхина – Мәскәүдә туып үскән Казан язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Большая премия” лауреаты. Аның «Зөләйха күзләрен ача» романы егермеләп телгә тәрҗемә ителде.
Просмотров: 1264