«Сәлам» гәҗитәсендә «Кияүдән уңмадым. Аракы эчми» исемле язма чыккач укучыларыбыз ике төркемгә бүленде. Күбрәге әле һаман да мәҗлесләрдә салу ягында. Әлбәттә, бу мәсьәлә тавышка куеп хәл ителәсе нәрсә түгел. Сүз уңаеннан шуны искәртеп узу кирәктер дип саныйм. Күңел өчен салучылар үзләрен мөселман дип саныйлар. Димәк әле өмет бар.
Укучыларыбызга саллы җавап бирү йөзеннән Иршат хәзрәт Хәбибрахмановка мөрәҗәгать иттек.
Барлык килеп туган сорауларга да, безнең ике чыганагыбыз мәңгелек. Беренчесе — Коръән. Икенчесе — Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.нең хәдисләре. Хәдисләр шул ук әхлаки тәрбиянең нигез ташы.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Бер кеше эчкечене бер кабымлык ризык белән ризыкландырса, Аллаһы Тәгалә вә Субханәкә ул кешенең тәненә еланны һәм чаянны солтан итеп куяр».
«Бер кеше эчкеченең хаҗәтен үтәсә,дөреслектә, ул Исламның җимерелүенә ярдәм итүче булыр».
«Бер кеше эчкечегә бурычка акча бирсә, дөреслектә, ул мөэминне үтерүгә ярдәм иткән кеби булыр».
«Бер кеше эчкечегә мәҗлестәш булса, Аллаһы Тәгалә ул кешене кыямәт көнендә юл таба алмаган сукыр итеп кубарыр».
«Бер кеше һәрдаим хәмер эчсә, аны никахламагыз. Авырып китсә, аның өенә бармагыз. Үлеп китсә, җеназа укымагыз».
«Әгәр бер кеше хәмерне хәләл санаса, аңардан дөнйада һәм ахирәттә бизәчәкмен».
Хәмер-шәраб эчеп яшәгән кешенең әле беркайчан да бәхетле булганы юк. Ул үзен генә түгел,хатынын да, балаларын да бәхетсез итүче.
Иршат хәзрәт ХӘБИБРАХМАНОВ белән Шамил БАҺАУТДИН сөйләште.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1575