Татар мобиль кушымталары татарчага өйрәтә һәм татарча акча саный / Мобильные приложения обучают татарскому и считают деньги по-татарски

241226Татар мобиль кушымталары аша татар телен өйрәнергә, белемнәреңне сынарга, татар классикларының әсәрләрен укырга гына түгел, ә үзеңнең шәхси финансларыңны да контрольдә тотарга мөмкин.

Jadidfest татар мәдәнияте фестивале программасына татар мобиль кушымталары презентацияләү дә кертелгән иде.

Казанның 2 нче лицей укучылары ясаган дүрт төрле татар мобиль кушымтасы тәкъдим ителде. Болар — татар телен өйрәнү өчен «Ябалак» кушымтасы, интеллектуаль сорауларга җавап бирү мөмкинлеге тудырган «Сынау» кушымтасы, «Виселица» уенының татарча версиясе булган «Дар» кушымтасы һәм Казан шәһәре буенча гид булырга лаек «Серле Казан» кушымтасы. Әлеге кушымталарның кайберләренең 5000 гә кадәр йөкләве бар. «Серле Казан» кушымтасы инглиз һәм рус телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Татар мобиль кушымталары аша татар классиклары әсәрләрен дә татарча укырга мөмкин. Болар — Тукай әкиятләре, Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре», Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр»е һәм Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы. Мобиль кушымталарның эшләүчеләре — «Татар китаплары» авторлар төркеме.

Jadidfest татар мәдәнияте фестивале кысаларында «Финанс архитекторы» мобиль кушымтасы белән Алия һәм Артур Румянцевлар таныштырып узды. Мобиль кушымта шәхси керемнәреңне һәм чыгымнарыңны исәптә тотарга мөмкинлек бирә. Мобиль кушымта башта рус телендә эшләнеп, татар теленә тәрҗемә ителгән. Авторлар аның иминлек яныннан ышанычлы булуын әйтәләр, мәгълүмат куллнучыга күренә, ниндидер серверларга китми.

Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивалендә төп заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып була: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б.

Фестиваль Казанның “Смена” үзәгендә бүген 22:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп оештыручысы — Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль өченче тапкыр уздырыла. 

«Татар-информ».

* * *

Мобильные приложения помогают изучать татарский язык, проверять уровень своих знаний, читать произведения татарских классиков, а также контролировать личные финансы. Презентация татарских мобильных приложений прошла в рамках фестиваля современной татарской культуры Jadidfest.

Четыре мобильных приложения собственной разработки представили ученики казанского лицея № 2. Приложение «Ябалак» («Сова») обучает татарскому языку, «Сынау» («Испытание») предназначено для желающих узнать свой уровень знаний, отвечая на интеллектуальные вопросы, приложение «Дар» – татарская версия игры «Виселица», а «Серле Казан» («Таинственная Казань») – это гид по столице Татарстана.

Некоторые приложения уже имеют до 5 тыс. скачиваний. «Серле Казан» будет переведено на русский и английский языки. Разработчики мобильных приложений – группа авторов «Татар китаплары» («Татарские книги»).

Кроме того, представленные мобильные приложения позволяют читать произведения татарских классиков на языке оригинала. Сейчас доступны сказки Тукая, «Моабитские тетради» Мусы Джалиля, «Красные цветы» Галимзяна Ибрагимова, «Неотосланные письма» Аделя Кутуя.

Алия и Артур Румянцевы презентовали приложение «Финанс архитекторы», которое дает возможность подсчитывать личные доходы и расходы. Приложение изначально было разработано на русском языке, а затем переведено на татарский. Авторы отмечают надежность приложения в плане безопасности: информация видна только пользователю и не уходит на какие-либо серверы.

На фестивале Jadidfest были представлены основные направления современной татарской культуры – дизайн, музыка, литература, состоялись лекции на актуальные темы, дискуссии в альтернативном формате, стенд-ап, квест, различные игры и многое другое.

Фестиваль прошел 24 декабря в Казани на площадке Центра современной культуры «Смена». Организатор мероприятия – Форум татарской молодежи Всемирного конгресса татар, оно проводится уже в третий раз.

«Татар-информ».

Просмотров: 930

Комментирование запрещено