Кызыклы, ыгы-зыгылы тормыш белән яшибез

125 январь — Студентлар көне

1755 елның 25 январенда императрица Елизавета Петровна «Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан бу көн университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы – иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Берәүләрдә ул өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры буларак, ә икенчеләрдә тулай торак, сессия вакытында төннәр буе укып утыру, имтихан алдыннан дер калтыраулар белән истә калгандыр. Ә бүгенге студентлар ничек яши? Буласы абитуриентларга алар нинди теләкләр телиләр? Шушы сораулар белән берничә студентка мөрәҗәгать иттек.

Студент ГульфияГөлфия Кәримова, Дәү­ләт идарәсенең кече ака­де­миясе студенты:

 - Мине инде шактый “тәҗрибәле” студент дип әйтеп була. 2012 елда Идел буе дәүләт социаль-гуманитар ака­демиясенең филология факультетын тәмамлаган идем. Белемемне арттыру, бүгенге заманда кирәкле һөнәр алу теләге белән 2017 елда Халыкара рынок институтының “Маркетинг һәм реклама” факультына укырга кердем. Ә интернетта Идел буе округында Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле программасы буенча укучылар җыю турында белгәч, анда да көчемне сынап карарга булдым. Укырга керү сынаулары буенча гариза язган 120 кешедән бары тик 20сен генә сайлап алдылар. Мин дә шулар арасында. “Икеләтә” студент булам инде. Тик: “Студент тормышы — иң күңелле чак”, — дигән сүзләр белән килешсәм дә, бүген күңел ачып йөрергә вакытым юк. Дәүләт идарәсенең кече академиясе студентлары өлкә кадрлары резервында тора. Без иҗтимагый тыңлауларга, тикшерүләргә йө­­рибез, өлкә һәм шәһәр Дума­ларында үткән очрашуларда, төрле социаль проектларда катнашабыз. Мәсәлән, күптән түгел өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров белән очрашуда булдык. Регионыбызның тормышында шулай актив катнашуым күңелдә горурлык хисе уята.

Атнасына ике тапкыр кич белән Халыкара рынок институтына дәресләргә йөрим, практик эшләргә, зачетларга һәм экзаменнарга әзерләнү дә күп вакыт таләп итә. Әле “Түбәтәй” тиз туклану челтәрендә дә эшлим. Шулай да мин зарланмыйм. Хезмәтемнән, укуымнан зур ләззәт алып, тормыш иптәшем, якыннарымның ярдәмен тоеп яшим. Бүгенге яшьләргә: “Укырга беркайчан да соң түгел. Бүгенге заманда кеше яңа белемнәргә һәм мөмкинлекләргә омтылып яшәргә тиеш”, — дип әйтер идем.

* * *

Студент ГульназГөлназ Вәлиәхмәтова, Самара тимер юл колледжы студенты:

- Әти-әни яныннан чыгып китеп (мин Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан), тулай торакта яши башларга авыр булды, әлбәттә. Ә хәзер студент тормышыннан аерыласы килми — кызыклы, ыгы-зыгылы тормыш белән яшибез. Мөгаллимнәребез дә акыллы һәм бай рухлы, алдынгы карашлылар, ныклы белем бирү белән бергә, тормыш мәктәбе серләренә, дисциплинага өй­рәтәләр.

Биредә күп дуслар таптым. Буш вакытларыбызны бергә үткәреп, киләчәккә планнар корабыз. Быел соңгы курс­та укыйм инде, җәен логист һөнәре буенча диплом алачакмын. Ләкин моның белән генә чикләнәсем килми, һөнәрем буенча эшкә урнашып, югары уку йортына читтән торып укырга керергә телим.

Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларына тырышып белем алыгыз, киләчәктә яраткан һөнәрегезне сайлагыз дия­сем килә. Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашыгыз, алар барысы да түземлеккә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә.

* * *

Студент СабирСабир Галимуллин, Ка­зан Федераль университеты сту­денты:

- Әле Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыганда ук үземә бу уку йортына керәчәкмен дип, максат куйган идем, чөнки Казан минем өчен — мәдәни, интеллектуаль һәм рухи тәрбия бирү башкаласы. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Татарстанда дусларым шактый, анда яшь, актив кешеләр өчен зур перспективалар булуы да укуымны биредә дәвам итәргә этәргеч ясады.

Мин Төрек халыклары тарихы факультетын сайладым. Буш вакыт юк дисәм дә була, чөнки уку расписаниесе бик тыгыз. Өч чит ил телләрен, Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләре тарихларын өйрәнәбез. Киләчәктә дипломат, посол яисә дәүләт хезмәте вәкиле булырга хыялланам. Әлегә кышкы сессиянең кызган чагы, төннәр буе йокламый, экзаменнарга әзерләнәбез. Алда – көтелгән каникуллар. Ялга Самарага кайткач, “Яктылык” мәктәбенә дә барып килермен дип уйлап торам. Әти-әнием белән бергә укытучыларымны да сагындым. Мин аларга, мәктәп директоры Радик Рәфгать улы Газизовка милләтемә, ана телемә мәхәббәт уяткан, зур тормышка нык әзерлек биргән өчен рәхмәтле.

«Яктылык» мәктәбе – 20 еллык тарихы булган гаҗәеп бер дөнья. Укытучылар балаларда милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, аларны барлык халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәләр, толерантлы шәхесләр тәрбиялиләр. Анда белем алган елларым кызыклы дәресләр, шау-гөр килеп узган кичәләр, керсез хыяллар белән дә истә калачак.

Үсеп килүче буынга вакытларын бушка сарыф итмәскә киңәш итәр идем. Бары тик максатка омтылучы, тырыш, белемле кеше генә зур үрләр яулый ала.

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1315

Комментирование запрещено