Узган ел элмә такталардагы язуларны ике дәүләт телендә тәртипкә китерү буенча республика карары чыккан иде. Әлеге документ хаталардан арынырга ни дәрәҗәдә ярдәм итә? Бу эшне башкару Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләнде. Әлеге уңайдан институт директоры Ким Миңнуллин белән сөйләшергә булдык.
– Ким Мөгаллимович, Фәннәр академиясе элек тә бу эш белән шөгыльләнә иде. Карардан соң нәрсәләр үзгәрде?
– Безгә дөрес язуга ихтыяҗы булганнар моңа кадәр дә мөрәҗәгать итә иде. Хаталы элмә такталарга бәйле рәвештә “Халык контроле” системасына җибәрелгән мөрәҗәгатьләрне инде бишенче ел тикшерәбез. Әлеге юнәлештә оешмалар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шулай ук Мәдәният министрлыгында раслана торган мемориаль һәм истәлекле такталарның текстлары да институтта тикшерү уза. Бу юнәлештә тәртип урнашып бара. Әлеге эш узган гасырның 90 нчы елларында ук башланган иде инде. Ә 2017 елның сентябрь аенда кабул ителгән карар нигезендә барлык дәүләт оешмалары да тышкы якка эленә торган элмә такталарын мәҗбүри рәвештә тәртипкә китерергә тиеш. Ә хосусый оешмалар өчен бу – бары тәкъдим генә. Бүген республика район һәм шәһәрләреннән 200дән артык гариза кабул иттек. Гомумән алганда, 3 меңнән артык текст дигән сүз бу. Хатлар үз эченә дистәләгән, хәтта йөзләгән элмә такта текстларын ала. Кайбер районнар яки министрлыклар үзләренә караган бөтен элмә такталарның текстларын бер хатка теркәп җибәрә, ә кайберләре бер текст белән генә чикләнә. Төрлечә эшлибез. Иң күп гаризалар Казан, Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән һәм башка районнардан килде. Бүгенгә 100дән артык гариза, 1200гә якын текст тикшерелде. Әлеге тәртиптә өч айдан артык эшлибез. Яңалык – бары күләм артуда гына. Кайбер дәүләт оешмалары, карарны укып тормыйча, барлык элмә такталарның да текстларын җибәрә. Дөрес булганын да, хаталысын да. Карарда исә, элмә тактаның яңасын куйганда, яисә аның текстында хата табылган очракта гына дөресләргә, диелгән.
– Барлык язулар да белгечләр тикшерүе аша узгач, әйбәтрәк түгелме соң? Хаталар калмый дигән сүз бит…
– Бер яктан, яхшы. Ләкин шул ук вакытта бу эш – системалаштырылмаган дигән сүз. Хата тикшерүне республикадагы бары тик бер институтка гына йөкләү дөрес түгел. Төп җитешсезлек – район һәм шәһәрләрдә әлеге мәсьәләне тикшерерлек белгечләр һәм механизм булмау. Чаллы, Әгерҗедә яшәп, үзләрендәге язуның дөреслеген Казаннан сорап утыру – мәгънәсезлек, минемчә. Ярый, без бер тапкыр эшләп чыгарбыз. Ләкин моның белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. Алга таба элмә такталарны үзгәртергә туры килергә мөмкин. Кабат безгә мөрәҗәгать итәрләрме? Һәр министрлыкта, районда җаваплы белгечләр булырга тиеш. Ә без методик кулланмалар әзерләп, семинарлар оештырып, урындагы җаваплы белгечләргә ярдәм итә алыр идек. Шушы көннәрдә хаталар буенча әзерләнгән методик кулланманы Татарстан Фәннәр академиясенең сайтына куярга җыенабыз.
– Шулай да нинди хаталар китә соң?
– Хаталар күп: хәреф хаталары, теге яисә бу өлкәгә караган терминнарны, грамматик формаларны дөрес кулланмау, сүз тәртибен бозу һ.б. Урыс телендәге текстларның да камил булмаганнары очрый. Бер үк оешманың төрле филиал яисә бүлекчәләренең элмә такталары төрлечә язылган булырга мөмкин. Урыс телендәге хатаны татарчага тәрҗемә итеп булмый бит инде. Әлеге очракта үз вариантыбызны тәкъдим итәбез. Моннан тыш ялгызлык исемнәрен бер телдән икенчесенә тәрҗемә итү очрый. Бу – шулай ук еш кабатлана торган хаталарның берсе. Бүген шәһәрләрдә яңа урамнар төзелә, шуларның исемнәрен булса да, ике телдә дөрес итеп язарга кирәк. Әлеге эшләрнең барысын да институтта ике фәнни хезмәткәр өстәмә эш буларак башкара.
– Егерме елдан бирле урам исемнәре, элмә такталардагы хаталардан арына алмыйбыз. Сәбәбе нәрсәдә соң?
– 1990 нчы елларда Тимер юл вокзалына, башка җәмәгать оешмаларына рейдлар оештырыла иде. Хәзер бу нәрсә юк. Элек һәр хакимият каршында телләр буенча комиссия эшләп килде. Аның составына җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, журналистлар керә иде. Алар бергәләп күзәтергә чыгалар иде. Татарстан Дәүләт Советында республиканың завод һәм предприятиеләрендә җитештерелгән товарларның этикеткалары буенча күргәзмәләр оештырылды. Шушы юнәлештә эзлекле рәвештә эшләгән булсак, ике телдә язулар күптән тәртипкә салынган булыр иде. Әмма элмә такталар турында үз вакытында карарлар кабул ителмәде. Урам исемнәре, географик атамалар юнәлешендә генә күпмедер эшләнде. Алга таба хөкүмәт һәр юнәлеш буенча карарлар чыгарырга тиеш. Бүген сүз тышкы элмә такталар турында гына бара. Ә бина эчендәгеләре күпме? Хастаханәгә, министрлыкка кергәч, нишләргә? Барысына күз йомаргамы? Карарда ул хакта берни әйтелмәгән. Бу уңайдан бүген, мисал өчен, аэропорт, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының борчылуы сизелә. Ә бит барысы да бер дәрәҗәдә эшләми. Бу җитәкченең ике телдә дөрес язуга мөнәсәбәтенә бәйле.
– Дәүләтнеке, бәлкем, тәртипкә салыныр да, ә хосусыйлары читтә калачакмы?
– Аларын да җайга салып була. Әгәр район хакимияте җитәкчесе бер җыелышта хосусый кибетләр, медицина клиникалары һәм башка оешма җитәкчеләренә элмә такталар темасын күтәрсә, тыңламаслар дисезме? Каршы килүчеләр күп булмас. Гомумән, такталарны ике телдә ясауга күп акча китәр, дип уйламыйм. Ул бит – ничә елга бер эшләнә торган эш. Тел сәясәтенең механизмын дәүләт оештырырга тиеш.
– Мәгариф министрлыгында карарны санга сукмаучыларга штрафлар да каралган дигәннәр иде…
– Карарда андый нәрсә юк. Телләр турындагы Татарстан Республикасы законнарын бозган өчен административ штраф Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексында каралган.
Республикадагы 30 министр үзенә караган оешмаларда тәртип кертә алмыймы? Авылларда, гадәттә, берничә дәүләт оешмасы була. Элмә тактасы да шуның кадәр генә бит. Җирле үзидарәнең игътибары гына кирәк. Бу очракта мәсьәләнең бер өлеше хәл ителәчәк. Штрафларга барып та җитмәс иде.
“Ватаным Татарстан” (№ 10, 24.01.2018).
Просмотров: 921