Самараның “Чайка” мәдәният сараенда гөрләп үткән “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбленең 850нче юбилей концертыннан соң уздырылган җыелышта аның җитәкчесе Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы Колючев үз вазифаларын яшь буын вәкилләренә тапшырырга ният итүе турында белдерде. Ансамбль әгъзалары, киңәшкәннән соң, җитәкче итеп Ринат Азизовны сайлап куйдылар. Бу уңайдан Илгиз Колючевка шалтыратып, комментарий бирүен соралдык.
- Бу карар кинәт кенә тумады, билгеле. Яшем җитмешкә якынлашып килгәндә үк мин бу вазифаларны башкара алырлык кеше эзли башлаган идем. Үзеңә алмаш табу җиңел түгел икән. Йә берсен, йә икенчесен димләп карадым. Ләкин төрле сәбәпләр белән кемдер ансамбльдән китәргә мәҗбүр булды, кемнеңдер кандидатурасын ансамбль әгъзалары өнәп бетермәде. Шулай сизелмичә генә тагын ун еллап иҗади гомер үтеп китте. Соңгы җыелышта бу мәсьәләне мин тагын бер кат күтәрдем. Җитди сөйләшүдән соң ансамбль әгъзалары һәм мин бу вазифаны Ринат Абдрахман улы Азизов лаеклы башкара алачак, дигән фикергә килдек.
Ул бик җаваплы кеше. 15 ел буе Новокуйбышескидан “Ялкынлы яшьлек” репетицияләренә йөреп тора. Шушы вакыт эчендә Ринат ансамбльнең күренекле солистларының берсе булып җитеште. Соңгы елларда концерт сценарийлары язучы буларак та тамашачы күңеленә юл тапты. Шулай итеп, миңа лаеклы алмаш булды.
Ләкин тормышымның иң зур уңышы, күңелемнең гүзәл йолдызы булып янган ансамблем белән аерылышырга җыенмыйм, иҗтимагый киңәшчесе буларак кулымнан килгән кадәр ярдәм итеп торырга исәплим. Ә “Ялкынлы яшьлек” ансамблен алга әйдәүчеләргә уңышлар теләп калам. Аларга бу авыр эштә гайрәт, куәт, түземлек кирәк булачак. Ә инде көтеп алынган сирәк уңышлар килгәндә авырлыклар онытылып, күңелләре күтәрелсен, яңа үрләр, иҗади уңышлар юлдаш булсын иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1172