Гомер көзенә пар канатың белән керу, балалар, оныклар рәхәтен күрү – чиксез бәхет ул. Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Шәрифулла һәм Вәсимә Сафиуллиннар нәкъ шундыйлардан. Алар ярты гасыр буе пар канатлы булып, берсен-берсе аңлап, яратып, ярдәмләшеп яшиләр.
Аларны ел башында үткәрелгән алтын туйлары белән котларга якын туганнары, балалары, оныклары җыелып килгән иде. Шулай ук жирлек башлыгы Идрис Муллабаев, «Ак калфак» оешмасы вәкиле Кәүсәр ханым Шәйхетдинова да бу гаилә бәйрәменнән читтә калмадылар. Район житәкчелеге җибәргән тәбрикләү сүзләрен һәм истәлекле бүләкләрне дә аларга Идрис әфәнде тапшырды.
Шәрифулла абый белән Вәсимә апа шушы авылда туып үсәләр.1967 елның 30 декабрендә никах укытып, яңа ел башында никахларын ЗАГСта рәсмиләштергәннән соң Красноярск якларына китеп, анда яши һәм эшли башлыйлар. Тик туган авылны, туганнарны сагыну көче аларны кабат авылга кайтара. Шәрифулла – колхозда механизатор, ә Вәсимә пешекче булып эшкә урнашалар. Бер-бер артлы өч балалары туа. Олы кызлары Розалия һәм уллары Равил мәктәпне тәмамлагач авылда калалар. Гаиләләр корып, әти-әниләренә булышып, әле дә шунда матур гына яшәп яталар. Кече кызлары Рания Равил Кәримов исемле күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, Самарага китә. Алар да авыл белән элемтәне югалтмыйлар, атна саен кайтып йөриләр, Самараның “Яктылык” мәктәбендә укучы ике кызлары да әби, бабай дип өзелеп торалар. Картлар, әлбәттә, балаларының мул, матур тормышына куанып, дога кылып яшиләр. Шәрифулла абый белән Вәсимә апа алты оныклары — алты сөенечләре белән бәхетле.
50 ел буе кулга-кул тотынышып, бер тормыш сукмагыннан атлау җиңел түгел. Ә шул гомерне матур итеп, гаилә учагын сүндермичә яшәү тагын да авыррак. Алдагы тормышларыгыз кайгы-хәсрәтсез, сәламәтлектә, муллыкта, бәхеттә үтсен иде, хөрмәтле юбилярларыбыз!
Илһамия КӘРИМОВА, җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.
Просмотров: 1234