10 февральдә “Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары” темасына багышланган чираттагы “Акыл фабрикасы” мәктәбе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан хәбәр итәләр.
Чара лаборатория форматында үтәчәк. Теория өлешеннән соң, гамәли биремнәр биреләчәк. Спикерлар үз чыгышларында этник-мәдәни проектларны булдыру алгоритмнары турында гына түгел, аларга акча җәлеп итү юллары, гамәлгә куярга ярдәм иткән төрле конкурслар, республикакүләм һәм федераль грантлар, башка ресурслар турында сөйлиячәк.
Программада түбәндәгеләр каралган:
10:00-10:30 ”Милли проект нәрсә ул?”. Максатлар һәм ачык фикер алышу;
10:30-11:15 «Милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме». Руфия Мөхәммәдеева, Татарстан яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары;
11:15-13:15 Лаборатория. Грантка гариза тутыру;
13:15-14:00 Тәнәфес. Төшке аш;
14:00-16:00 “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” Илшат Сәетов, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты;
16:00-16: 45 “Фонд оештыру тәҗрибәсе. Хәйрия”;
16:45-17:00 Нәтиҗәләр, грантларга кураторлар билгеләү.
Уздыру урыны: “Штаб”креатив индустрияләр резиденциясе (Татарстан урамы, 20а).
Былтыр көз узган «Акыл фабрикасы»ның чираттагысы “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына багышланган иде. Аны «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтте.
Просмотров: 1057