Һиндстанда Татарстан кино төшерүчеләренең “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтелә / Татарстанский фильм «Яблоко любви» покажут на фестивале в Индии

1120Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” (режиссер Ф.Зиннәтуллина) фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге кыска метражлы нәфис фильм 9-14 февраль көннәрендә Бхубанешвар шәһәрендә уза торган Golden Triangle International Film Festivalнең (“Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестивале) төп программасына кергән.

Узган ел әлеге фильмны Ереван, Кырым һәм Мәскәү кино сөючеләре караган иде.

“Гыйшык алмасы” – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллинаның беренче режиссерлык һәм Казан журналисты Наталья Топалның беренче продюссерлык тәҗрибәсе булды.  

«Татар-информ».

* * *

 

Короткометражный художественный фильм «Гыйшик алмасы» («Яблоко любви») режиссера Фирузы Зинатуллиной вошел в основную программу индийского кинофестиваля «Золотой треугольник». Об этом сообщает пресс-служба Минкультуры РТ.

Кинофорум пройдет с 9 по 14 февраля в городе Бхубанешвар.

По сюжету ветеран Великой Отечественной войны через всю жизнь пронес искренние чувства к погибшей девушке. Главную роль сыграл народный писатель и драматург Рабит Батулла. В роли девушки снялась актриса Гульнара Мулланурова. Сценарий к фильму написал кинорежиссер Фарид Давлетшин.

Для заслуженной артистки Татарстана Фирузы Зинатуллиной фильм стал режиссерским дебютом. Казанская журналистка Наталья Топал впервые выступила в роли продюсера.

«Татар-информ».

Просмотров: 1004

Комментирование запрещено