Гомер бит ул тик бер генә була,
Белеп яшик аның кадерен.
Тик чыгармыйк әле күңелләрдән
Бездән киткәннәрнең каберен.
Тормыш матур, ә шулай да, дуслар,
Була аның агы-карасы.
Белеп яшик берүк, ерак түгел
Яшәү белән үлем арасы.
Яшик әле фани дөньяларда
Якты эзләр генә калдырып,
Яшик әле, дуслар, йөрәкләрне
Тик сөюдән генә яндырып.
Хөрмәт итик әткәй-әнкәйләрне,
Риза булсын синең тиң ярың.
Яши-яши генә аңлыйсың шул
Гүзәллеген якты дөньяның.
Бер Ходайны зекер итеп яшик,
Гамәл кылып, чәчеп изгелек.
Шөкер итеп яшик булганына,
Кеше булып яшик иң элек.
Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1427