16 февраля 2018 года в ГКУ СО «Дом дружбы народов» прошел мастер-класс по тамбурной вышивке, организатор мероприятия — Самарская областная общественная организация татарских женщин «
Вечер прошёл в дружелюбной и приятной атмосфере. Главным украшением посиделок был наш баянист Мидехат Аминов. Красивая и родная татарская мелодия звучала на разных видах музыкальных инструментов: баяне, гармошке, тальянке, гармони-хромке.
Наши мастерицы подпевали известные песни, а тем временем на пяльцах распускался красивый национальный орнамент. С большим старанием и усердием девочки выводили свои петельки.
По окончание занятия нас ждал стол с татарскими сладостями, приготовленными руками наших мастериц. Они на то и мастерицы!
Заявки на участие в мастер-классе подали 16 человек, участвовали 11 мастериц.
Гульнара НАСЫЙРОВА, активистка организации, мастер народных ремесел и декоративно-прикладного искусства, эксперт национального костюма.
* * *
Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы җыелышы үткәрелде.
Хәер, аны “җыелыш” дип әйтергә тел әйләнми. Нәкъ безнең әни-әбиләребез кебек чиккән калфакларын кигән хатын-кызлар бүген халкыбызның төп чигеш ысулы — тамбур җөе белән чигү серләрен өйрәнергә дип җыелганнар иде.
Тегү һәм чигү остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова, һәрвакыттагыча, бөтен кирәк-яракларны алдан ук хәстәрләп куйган инде. Һәр чигүче алдында читләре сыйпылмасын өчен оверлок белән эшкәртелгән кулъяулык, анда чигеләчәк гади генә рәсем, махсус крючок (кечкенә ыргак), мулине җепләре һәм кайчы ята. Остазыбыз кыскача гына татар халкының чигеш технологиясе турында сөйләп үтте һәм эш барышын күрсәтте.
Кулына инә тота белгән хатыннарның күбесе ыргак белән чигә белмиләр икән. Матур һәм пөхтә җөй килеп чыксын өчен, аларга бик тырышырга туры килде. “Идел” эстрада ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовның гармун көе һәм халкыбызның моңлы җырлары бик тә ярдәм итте, әлбәттә.
Хатын-кызлар җыелган җирдә җыр гына түгел, сүз дә була. “Ак калфак” өлкә хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан аның иҗаты турында сөйләп үтте, ә хатын-кызлар аның шигырьләрен искә төшерделәр. Ахырда Гөлнара Насыйрованың кызы Алсу, каенанасы Әкълимә апа, Разия Әюпова, Әминә Ибәтуллина һәм Римма Низамова пешереп алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр, киләчәк очрашуга тагын да зуррак планнар корып, таралыштылар.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1652