В отделениях Сбербанка могут появиться «исламские окна» / «Сбербанк» бүлекләрендә «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин

2504bdbd90db632b9aa0b86fc69ba445В ближайшем будущем в отделениях Сбербанка могут появиться окна, в которых клиенты обслуживаются с учетом требований ислама, передает Interfax.

«Одна из целей кросфункциональной рабочей группы в банке — выйти на то, чтобы, понятно, не во всей инфраструктуре Сбербанка, а где наиболее ярко будет выражена потребность физических лиц, мы будем открывать такие окна. Там, где будет спрос», — сообщил зампред правления банка Олег Ганеев. В России «исламские окна» на данный момент существуют в Татарстане, Башкирии, Чечне у других финансовых институтов.

На данный момент вопрос создания «регулятивной песочницы» для партнерского (исламского) финансирования обсуждается с Центральным Банком России. По словам Ганеева, компания планирует организовать данный формат на базе одного из регионов. «Взять регион и начать этим заниматься в формате песочницы в интересах, я бы сказал, не Центрального банка, а в целом банковской системы России. Если этот формат будет поддержан, я думаю, что первые окна после того, как будут приняты решения, мы увидим в течение года», — заявил зампред Сбербанка.

inkazan.ru

* * *

Якын киләчәктә Россиядә «Сбербанк» бүлекләрендә клиентларга хезмәт күрсәтү өчен, «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта банкның идарә рәисе урынбасары Олег Ганиевка сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Банклардагы мондый тәрәзәләрдә клиентларга ислам таләпләрен исәпкә алучы партнерлар банкингы нормалары буенча хезмәт күрсәтеләчәк. Олег Ганиев сүзләренчә, Россиядә «ислам тәрәзәләре» Башкортстан, Татарстан, Чечня республикаларындагы башка банкларда бар инде.

Банкның идарә рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, «Сбербанк»ның ел ахырына кадәр Россиядә партнерлар банкингы буенча – ике, илдән читтә тагын берничә килешү төзү ихтималы бар.

«Безнең авыл хуҗалыгы кластеры продукциясен Урта Көнчыгыштагы илләрнең берсенә озатуны финанслау буенча күптән түгел төзелгән килешү хакында игълан ителәчәк», — диде Олег Ганиев. «Сбербанк» алдагы килешүләрендә Төркиянең «DebizBank» банкы потенциалын файдаланырга мөмкин.

«Татар-информ».

Просмотров: 1971

Комментирование запрещено