Наина Ельцина: Шаймиев был авторитетом для первого президента России / Наина Ельцина Казанга килде: «Минтимер Шәймиев Борис Ельцин өчен үрнәк булды, ул аның белән киңәшә иде»

2(1406)Вдова первого президента России Наина Ельцина заявила о том, что экс-глава Татарстана Минтимер Шаймиев был для бывшего главы государства авторитетом.

Она также отметила, что следит за деятельностью Фонда «Возрождение», за тем как здесь восстанавливаются храмы. «У вас уже три объекта наследия ЮНЕСКО, ни в одной республике такого нет. Вы самостоятельны, Минтимер Шарипович – изначально хозяин такого плана. Борис Николаевич всегда его ценил и советовался с ним. Минтимер Шарипович был авторитетом для Бориса Николаевича», — сказала Наина Ельцина.
 
Кроме того, Ельцина заявила, что сама следит за развитием республики: «С каждым приездом Татарстан очень меняется, меняется Казань, обустраивается, становится все краше и краше», сообщается на сайте Правительства РТ. 
 
Встреча Ельциной и Шаймиева прошла вчера, 25 февраля, после церемонии награждения победителей Международного теннисного турнира серии ITF «Кубок Ельцина-2018». С Наиной Ельциной в Казань прибыла и ее дочь Татьяна Юмашева.
* * *

Кичә, 25 февральдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. «Минтимер Шәймиев Борис Ельцин өчен үрнәк булды, ул аның белән киңәшә иде», — диде Наина Ельцина очрашу вакытында. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татар-информ» язуынча, алар, гадәттәгечә, Казанга “Ельцин Кубогы-2018” Халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде.
 
Наина Ельцина Казан һәм ярышлар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
 

“Һәр елны килгән саен Татарстан һәм Казан үзгәрә, матурлана бара. Теннис академиясе дә кешеләр өчен, балалар өчен эшләнгән. Татарстан — кунакчыл республика, барысы да һәрвакыт елмаеп тора. Һәрвакыт матур, ачык. Сокланудан тыш республика хакында берни дә әйтә алмыйм. Сезнең инде өч объектыгыз ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә, бу бер республикада да юк әле. Сез мөстәкыйль, Минтимер әфәнде — башыннан ук бу эшнең хуҗасы. Минтимер Шәймиев Борис Ельцин өчен үрнәк булды, ул аның белән киңәшә иде”, — диде Наина Ельцина.

“Ельцин Кубогы”на халыкара ярышлар 19 февральдә Казан Теннис академиясендә башланды. Турнир сигезенче тапкыр уздырыла һәм быел анда дөньяның 22 иленнән 160 тан артык спортчы катнаша. Беренче турнир 2011 елның 28 февралендә узган иде, ул Ельцин фонды тарафыннан Борис Ельцинның тууына 80 ел тулуга багышлап оештырылган иде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россиянең атказанган спорт остасы, атаклы теннисчы һәм тренер Анастасия Мыскина, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Советы Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фонды идарәсе әгъзалары Владимир Шевченко, Валентин Юмашев катнашты.

Просмотров: 1427

Один комментарий

  1. при дяде Боре татар не душили ,а договаривались !