23 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Шенталы районы Денис авылындагы спорт залы авылдашлар, кунаклар белән шыгырым тулды.
Менә илебезнең гимнын тыңларга бөтенебез үрә катып бастык, әкрен генә илебез флагы күтәрелде. Шуннан соң авыл администрациясе башлыгы Лимуза Фәтыйх кызы Бикмөхәммәтова кичәне ачып җибәрде. Ул барлык авыл халкы исеменнән Ватанны саклаучыларны кайнар котлады, уңышлар теләде.
Аннары спорт сөюче өч команда көчләрен сынаштылар. Беренче командада студентлар иде. Арып-талып зачетларын, имтиханнарын биреп бетерделәр генә әле алар. Туып-үскән өйләрендә рәхәтләнеп ял итмичә, бәйрәмне күтәрергә килгәннәр. Аларга яшьлек, татулык булышты.
Икенче командада — авыл яшьләре. Аларга һәрвакыт саф һава сулау, туйганчы туклыклы ризыклар ашау көч-күәт биреп торды.
Өченче командага, озак еллар буена туплаган тәҗрибәбезгә ышанып, 50 яшьтән өлкәнрәкләр җыелдык.
Ярышларда футбол, баскетбол элементлары кулланылды, аркан тартышу да бик кызык барды, ә волейболны бөтен кагыйдәләре буенча икешәр мәртәбә җиңгәнче уйнадык. Аннары теләүчеләр гер дә күтәрделәр әле.
Мондый ярышларда җиңелүчеләр булмый, барыбыз да исәнлекләребезне арттырабыз, бөтен борчу-мәшәкатьләребезне онытып торабыз. Ә урыннарга килгәндә, беренчелекне авылның яшьләре, икенче урынны урта яшьтәгеләр, өченче урынны студентлар алдылар.
Соңыннан бәлеш ашап, чәй эчкәч, оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдереп, өйләребезгә таралыштык. Бәйрәм бик шәп булды!
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.
Просмотров: 1600