Президент РТ назначил председателя Государственного комитета Республики Татарстан по архивному делу Ираду Аюпову министром культуры РТ. Указ был подписан сегодня, сообщается на официальном портале Республики Татарстан. «Назначить Аюпову Ираду Хафизяновну министром культуры Республики Татарстан, освободив её от ранее занимаемой должности», – указано в документе.
Ранее Ирада Аюпова занимала должность председателя Госкомитета РТ по архивному делу.
Ирада Аюпова родилась в Азербайджане.
С 2005 по 2006 гг. занимала должность председателя Комитета поддержки предпринимательства Казани.
С 2008 по 2011 гг. была заместителем министра культуры РТ, с 2011 по 2015 гг. – первым заместителем министра культуры Республики Татарстан.
В мае 2016 года заняла пост председателя Государственного комитета Республики Татарстан по архивному делу.
Аюпова является заслуженным экономистом РТ.
Экс-министр культуры Татарстана Айрат Сибагатуллин ушел в отставку в связи с выходом на пенсию. Также он занял должность исполнительного директора ТНВ.
Он возглавлял Министерство культуры с 2011 года.
* * *
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпованы Татарстан мәдәният министры итеп билгеләде. Шул хактагы указ бүген имзаланган, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте порталында. «Әюпова Ирада Хафизҗан кызын, моңарчы биләгән вазифасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләргә», — диелә документта.
Моңа кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.
Ирада Әюпова Азәрбайҗанда туган.
2005-2006 елларда — Казан шәһәре Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү комитеты рәисе.
2008-2011 елларда – Татарстан мәдәният министры урынбасары, 2011-2015 елларда – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.
2016 елның маеннан архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.
Ирада Әюпова Татарстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемне йөртә.
Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин лаеклы ялга чыгуга бәйле рәвештә отставкага китте. Ул бүгенге көндә «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең башкаручы директоры вазифасын били.
Айрат Сибагатуллин Татарстан Мәдәният министрлыгын 2011 елдан җитәкләде.
Просмотров: 1222