Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Разия Дәүләтша кызы
Арслановага!
Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, әбиебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Без телибез сиңа зур
бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын
гомерең.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Исхак, улларың Илфак, Илһам, киленнәрең Айгөл, Алия, оныкларың Рафаэль, Камилә, Әмир.
* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Халидә Кадыйр кызы Зөбәеровага – 89 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп,
Яшә син мәңгелек нур булып.
Изге теләкләр белән улың Наил, киленең Сәлимә, оныкларың Руслан, Алсу гаиләләре белән, оныкчыкларың Милана, Данир.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Галимә Абдулла кызы Хәсәновага – 75 яшь!
Кадерле әнием, яраткан әбием! Без сине туган кљнең-юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сљенечләргә куанып яшәвеңне телибез.
Әни бит ул — љйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Рәхмәт, әби, сине күрү
шатлык,
Беркайчан да авыру белмә син!
Саф күңел ул картаюны
тоймый,
Йөзләреңне кояш бизәсен!
Изге теләкләр белән кызың Мөнирә, оныгың Сабина.
* * *
Галимә Абдулла кызы Хәсәновага!
Кадерле әниебез, әбиебез!! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең
булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак
була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен
гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Изге теләкләр белән кызың Халидә, киявең Юра, оныгың Олеся, оныкчыкларың Дамир, Марат.
* * *
Камышлы районы,
Камышлы авылы
Рәмзия Рәис кызы
Сафиуллинага – 55 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әнием, яраткан әбием! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Барысы љчен дә сиңа Аллаһының рәхмәте яусын.
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине
беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Марат, кызың Рамилә, оныгың Диана.
* * *
Самара шәһәре,
Стара Загора урамы
Зариф Минтаһир улы
Гатинга – 55 яшь!
Кадерлебез! Сине матур юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир.
Гади, сабыр, олы җанлы да син.
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер
көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Котлап сине туган көнең
белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык
белән
Гөрләп яшә, матур җәй сыман.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Роза, улың Ильяс, кызың Зарина.
* * *
Самара өлкәсе,
Сызран шәһәре
Рәфыйка Идрис кызы Әхмәтовага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Сөйкемле карашың кояшка
тиң -
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык
хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп
тора
Зирәк киңәшләрең, җылы
сүзең.
Иркәлисең, яратасың,
юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да
үзең.
Сәламәтлек, озын гомер
язсын,
Гел көләч һәм яшь бул
хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке
булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең
яшә!
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңһәм барча туганнарың.
Просмотров: 1049