Язның кояшлы матур көнендә без, Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә эшләүче кызлар, Дәүләткол авылына бәйрәмгә киттек. Яңа салган күпердә безне көтеп торалар иде инде. Өстәлләр корып, самоварны кайнатып, талларга аллы-гөлле тасмалар элеп, матур киемнәргә киенеп, безне клуб мөдире Гөлнур Рафагутдинова һәм инвалидлар оешмасы урынбасары Зөлфия Дәрҗеманова каршы алды.
Тальян гармунын тартып, Рәшит Дәрҗеманов кунакларны биетеп-җырлатты, бәйрәмгә чакырды.
Без — кунаклар:
- Исәнмесез, хөрмәтле туганнар. Элек елга буйларында боз кузгалган көн бер олы бәйрәм булган. Ташу аккан елга буйлары бәйрәм төсен хәтерләткән. Чөнки анда олыларның-яшьләрнең шатланып көлүләре, өздереп гармун уйнаган тавышлары төнгә кадәр еракларга ишетелеп торган. Ә инде бер-берсенә бәрелә-бәрелә агучы бозларның яңгыравы яңарып килүче табигатькә сихри ямь өстәгән.
Инде яз җитте,
Җирдә кар эреп бетте.
Салкын буранлы көннәр
Кыш белән узып китте, - дидек.
Безнең арабызда Кояшка киенгән ханым да бар иде:
- Ямьле яз җиткәнгә мин бик шат. Мин бит — язның таянычы, зур көче. Елмаеп карасам, дөнья яктыра. Алтын нурлардан күзләр камаша, табигать уяна, агачлар бөреләнә башлый, елга-күлләрдә бозлар кузгала.
Мин елмаеп карасам, сезнең күзләр чагыла,
Гөрләвекләр-елгалар матур җырлар чыгара.
Мин елмаеп карасам, бөтен дөнья шатлана.
Бииләр дә, җыйрлыйлар да – барысы да канатлана, — диде.
Бабай төенчеккә бодай бөртекләре салып алып килгән иде. Ул:
- Елгада боз киткәнен ишеттем дә, мин дә килдем әле. Монда кеше күп икән: барча туган-тумача, авылдашлар, күрше авыллар да ераксынмый килеп җиткәннәр. Бәйрәмебез котлы булсын, иминлек сезгә, - дип, күпердән елгага ашлык бөртекләре сипте.
- Илләребез, җирләребез имин булсын, гаиләләрегезгә кайгы килмәсен, борчу-хәсрәтләрегез шушы язгы сулар белән агып китсен! Балалар сәламәт, имин, игелекле булып үссен, - дип теләдек без дә.
Йомырка – туып килүче яңа тормыш, тереклек символы. Ул үлән-үсемлекләрнең гайрәтен арттырырга тиеш, дип фикер йөрткәннәр борынгылар. Шуңа да без йомырка тәгәрәтеп тә уйнадык.
Елга ярында шаярыштык, уйнадык, биедек. Ямьле яр буенда яз килүенә күмәкләшеп шатландык, кара бодай боткасы ашадык.
Элек-электән калган йолаларыбызны искә алып, аларны халыкка күрсәтеп, матур бәйрәмебезне самовардан кайнар тәмле чәйләр эчеп тамамладык.
Без бу чараны инде икенче тапкыр үткәрәбез. Шушы тамашаны үткән елда Камышлыда күрсәткән идек. Аллахы теләсә, киләсе елга аны Бозбаш авылына тәкъдим итәрбез.
Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания ДИНДАРОВА.
Камышлы — Дәүләткол авылы
Просмотров: 1357
12 мая СОСТОИТСЯ СУББОТНИК по уборке территории кладбища села Давлеткулово. Начало в 09.00 часов. Приглашаем принять активное участие на этом мероприятии.
Тел: 8-927-708-21-33.