«Дорогие ветераны, мы посвящаем нашу встречу великому и светлому празднику Победы! Не было в нашей стране семьи, которая не понесла бы во время Великой Отечественной войны тяжелой утраты. Долг живых — помнить о тех, кто спас Родину от фашистского рабства. Память о минувшей войне будет переходить от отцов к сыновьям, от сыновей к внукам», — с такими словами, открывая встречу, обратился к уважаемым ветеранам директор Дома дружбы народов Игорь Буров.
Все собравшиеся почтили минутой молчания погибших солдат Великой Отечественной. С каждым годом все дальше от нас героические и трагические годы. Время неумолимо – Герои уходят, но время не властно над памятью народа.
Убеленные сединами ветераны, труженики тыла, дети войны поделились своими воспоминаниями. Конечно, каждый навсегда запомнил тот трагический летний день — 22 июня 1941 года.
Тахир Губайдуллович Мамышев, 1928 г.р.: «Был спокойный летний день, отметили Сабантуй, ничто не предвещало беды. Когда объявили, что началась война, сразу начали забирать мужчин на фронт. Остались в селе женщины и дети. Для нас наступили тяжелые, голодные времена, но мы все трудились во имя Победы».
Марфа Петровна Цыганцова, 1928 г.р.: «Мы 12, 13-летние трудились в колхозе наравне со взрослыми. Ждали, надеялись, что наши дорогие отцы, деды вернуться с фронта домой. Но не все вернулись…».
Мария Павловна Чекмасова, 1925 г.р.: «Работали на заводе по 12 часов, при нехватке еды, в неотапливаемых помещениях. Завод № 1 (РКЦ «Прогресс») был эвакуирован в Куйбышев в 1941 году. Станки стояли под открытым небом, грелись рабочие возле костров. Все для фронта!».
Салима Басыровна Краснова, 1942 г.р.: «У войны не женское лицо. Дорогие наши дети, молодежь, пусть вам даже не снится то, что пережили защитники Отечества, дети военных лет. Пусть будет мир на земле».
Идеал Мусинович Галяутдинов, 1937 г.р.: «Всех наших воинов вдохновляли песни о войне, облегчали тяжелые солдатские будни».
Ветеран Вооруженных Сил Идеал Мусинович исполнил несколько песен о войне. Все участники встречи слушали рассказы ветеранов затаив дыхание.
От имени молодежи выступила Шушана Хасикян (СРОО «Армянская Община»), которая поблагодарила ветеранов: «Спасибо вам за все, вы храните память о военных подвигах, передаете это нам. А мы обещаем, что сделаем все, чтобы эта память жила, чтобы крепла и развивалась наша общая Родина — Россия!».
Светлана РУССКИНА.
* * *
Һәр елдагыча, Җиңү көне алдыннан өлкәбезнең барлык авыл һәм шәһәрләрендә сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар уздырылды.
Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында да яшь буын вәкилләре төрле милләттәге сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашты.
Сугышка кадәр чуваш кызы Мария Чекмасова Камышлы районында яшәгән. 1941 елда аны Куйбышевка эвакуация буенча күчерелгән “Прогресс” заводына эшкә җибәрәләр. Ул вакытта предприятиенең әле түбәләре дә булмаган. Сугыш вакытында яшүсмерләр 12шәр сәгать эшләп, йөзәр кеше салкын баракларда яшәгәннәр. Аларга көненә өчәр йөз грамм чи кара ипи бүлеп бирелгән, ә азык-төлек карточкаларына күчкәч, бөтенләй дә ашамыйча калган чаклары булган. Мария 45 ел буе шушы заводка тугры калып, эшләгән дә эшләгән. Авыр тормышта яшәгән тыл баласы 94 яшендә дә бик җитез, хәтере дә яхшы.
Татарлардан бу очрашуда полковник Идеал Галәүтдинов, майор Таһир Мамышев һәм тыл баласы Хәйдәрҗан Галимов катнаштылар. Сугыш башланганда соңгы икесе яшүсмер булып, аларга ачлык-ялангачлыкны, авыр хезмәтне күп күрергә туры килгән.
Ә Идеал әфәнде солдатларны патриотик рухта тәрбияләү эшенә зур өлеш керткән шәхес. Бүген дә ул шушы юнәлештә эшен дәвам итә. Үзенең чыгышында ул: “Яшьләргә дөрес тәрбия бирү эшенә игътибарны киметергә ярамый. Украинаны гына алыйк, Советлар Союзы җимерелүгә әле 24 ел гына үтеп китте, ә “Сугышта кем җиңде”, - дигән сорауга анда күпләр “америкалылар” дип җавап бирә. Тарих бозылмасын өчен, бу турыда ныклап аңлату кирәк”, — дип сөйләде ул.
Яшьләр ветераннарның бүгенге яшәеше белән дә кызыксындылар. “Олы кешеләргә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә”, — дигән сорауга Таһир ага Мамышев: “Сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен хәзер яхшы тормыш шартлары булдырылган. Шунысы гына борчый — ялгызлык. Балалары булган ветераннар бәхетле инде. Ә ялгыз калганнарга сезнең ярдәм кирәк”, — дип җавап бирде.
Башкорт милләтендәге хезмәт ветераннары Гөлсара Садовник һәм Сәлимә Краснова-Игенбетова сугыштан соңгы елларда яшәгәннәре турында сөйләделәр. Ә “кайнар” нокталардагы бәрелешләрдә катнашкан есаул Олег Цараевка Нагорный Карабахтагы низагның шаһиты булырга туры килгән. “Азәрбайҗан һәм Әрмән илләре гражданнарының бер-берсен күралмауларын мин сизмәдем. Андагы локаль сугышлар ниндидер башка сәяси көчләрнең уены нәтиҗәсендә генә барлыкка килгәндер”, — дип белдерде.
Чарада катнашучыларга Әрмән яшьләре берлеге әгъзасы Шушана Хасикян чыгышы аеруча ошады. “Бала чагымнан мин Бөек Ватан сугышында совет халкы җиңгәнен беләм. Әрмәннәр дә түгел, татарлар да түгел, руслар да түгел, ә шушы зур илдә яшүче төрле милләт халыклары фашистларны илебездән куып чыгарганнар.
Бүген сугыш ветераннары инде юк дәрәҗәдә. Алар урынына сез — совет чорында яшәгән һәм эшләгән кешеләр калдыгыз. Димәк, сугышны күргән кешеләрнең хакыйкатен яшьләргә түкми-чәчми җиткерүчеләр дә сез буласыз инде. Аннары бу эстафета безгә күчәчәк”, — дип сөйләде.
Россиянең казак гаскәрләре полковнигы, украиналы Анатолий Самура да Украина һәм Россия халкы арасында дошманлык булмавын ассызыклап. “Без — украинлылар. Гаиләбездә бүген дүрт яшь офицер тәрбияләнә. Иртәгә без барыбыз да мәйданга чыгачакбыз һәм “Үлемсез полк” сафларына басып, сугышта катнашкан бабаларыбызның рәсемнәрен зур горурлык белән күтәреп барачакбыз. Ә Ватаныбыз Россиягә дошман янаса, уртак илебезне яклап сугышка керергә дә әзер”, — диде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1065