Похвистнево шәһәренең Җәмигъ мәчетен төзүдә әйдәп йөрүчеләрнең берсе булган һәм күп еллар анда имамлык иткән Миңневәли Мифтах улы Гыйззәтуллинга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтнең югары бүләге тапшырылды.
Самара Җәмигъ мәчетендә Бөек Җиңүнең 73нче еллыгына багышлап үткәрелгән тантаналы мәҗлес табынына йөздән артык сугыш һәм хезмәт ветераннары, дини һәм милли оешмаларның актив әгъзалары һәм җитәкчеләре чакырылган иде. Өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Самара Җәмигъ мәчете мәхәлләсе эшкуарлар ярдәмендә оештырган мәҗлесне Самара мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин алып барды. Сугышта һәлак булган һәм сугыштан соң бакыйлыкка күчкән ветераннар истәлегенә багышлап Коръән сүрәләре укылды.
“Сәлам” газетасы хәбәрчесе Али Сөләйманов мәҗлестә катнашкан ике мөхтәрәм шәхесебезне — 92 яшьлек сугыш ветераны Фатыйх ага Шәраповны һәм 94 яшьлек Әмир ага Җәббаровны фотосурәткә дә төшереп алган. Аларның икесе дә шактый олы яшьтә булуларына карамастан, хәзер дә өлкә мөселманнарының дини һәм милли тормышында актив катнашып киләләр.
Ә икенче рәсемдә өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның тагын бер хөрмәтле хезмәт ветераны, Похвистнево шәһәренең Җәмигъ мәчетен төзүдә әйдәп йөрүчеләрнең берсе булган һәм күп еллар анда имамлык иткән Миңневәли Мифтах улы Гыйззәтуллинга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән үзәк нәзарәтнең югары бүләген — “Гали бин Аби Талиб разыяЛЛаһу,анһу” дәрәҗәсендәге “Аль-Игътисам” (“Бердәмлек”) медален тапшыру мизгелләре тасвирлана.
Барлык ветераннарыбызны үткән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык һәм хәерле озын гомер телибез.
Рәфыйк НУРИЕВ.
Просмотров: 1147