Кошки районы Надеждино авылында яшәүче Сәлимә ШАҺИӘХМӘТОВА, Самарда яшәүче җирле шагыйрә Наилә ХӨСӘЕНОВА, “Сәлам” гәҗитәсе хезмәткәре Шамил БАҺАУТДИН фикерләре.
«Мин бәхетле илдә тыныч булганда»
Мин бәхетле иртән исән-сау торганда.
***
Мин бәхетле өстәлемдә киң ризык булганда.
** *
Мин бәхетле якты, җылы өем булганда.
** *
Мин бәхетле балаларым, оныкларым исән-сау булганда.
***
Мин бәхетле зәңгәр күктә йолдызлар янганда.
***
Мин бәхетле илдә тыныч булганда.
Сәлимә ШАҺИӘХМӘТОВА.
Надеждино авылы.
«Милләтем мәңгелек булганда мин бәхетле»
Халык яхшы яши. Һәр йортта — өчәр машина. Барчасы да — чит ил машиналары. Атасы — бер якка, әнкәсе икенче тарафка тимер атта эшкә чыгып таялар. Малайлары да иң заманча тимер атны йөгәнли. Сирәк булса да, гаиләдә инде дүртенче машина тотучылар да күренгәли. Анысында кызлары чаба. Бу байлыкка куанып яшим. Аллаһы Тәгалә бирсен аларга муллык. Көнчелек юк.
Заманча техниканы йөгәнләгәннәр, кичләрен өстәл тирәсенә җыелгач, чын татарча ризыклар пешереп, авыз тутырып, татарча сөйләшү алып баралар. Минем өчен менә шундый гаиләләрдә татар телебезне саклау — иң зур бәхет.
Аллаһы Тәгалә: «Барчагызны да төрле кабиләләр итеп яралттым»? — дигән. Димәк, Раббыбыз яралтканны без сакларга да тиешбез.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
«Малайлары белән намазлыкка басып, гыйбадәт кылган ата — иң бәхетле кеше»
Самар Җәмигь мәсҗидендә гади көннәрдә дә, җомгада да ирләр малайлары белән намазга киләләр. Бу — бик матур күренеш. Сүз белән әйтү — бер. Ә гамәл белән күрсәтү иң яхшы тәэсир көченә ия.
Җомгаларның берсендә мин үзем бер ирнең дүрт малае белән намаз укыганын күзәттем. Моңардан да зур бәхет бармы икән?!
Шамил БАҺАУТДИН.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1226