Ташу суы ага ургып-ургып,
Бәргәләнеп ярның читенә.
Күпме ир-егетләр чыгып китте,
Үлем эзләп илнең чигенә.
Кайталмады алар, әниләре
Көтте елап газиз баласын.
Хатыннары калды, кулларында тотып
Ике-өч айлык имчек баласын.
Сугыш-сугыш инде, күпме ир-егетне
Тартып алды үзенең эченә.
Бирелмәде илем, җинеп чыкты,
Сугышты ул барлык көченә.
Әниләргә бигрәк авыр булды:
Үгез җигеп сабан сөрделәр.
Сугыш бетте, ләкин ирсез калып,
Нинди рәхәт күрде әниләр?
Илем тыныч, өйләрдә газ яна,
Рәхәт инде хәзер безгә дә.
Әй, әниләр, шушы рәхәтләрдә
Яшәтәсе иде сезне дә.
Хәзер инде без дә олыгайдык,
Ата күрми үскән балалар.
Рухларына һәрчак дога кылыйк,
Рәнҗемәсен ата-аналар.
Гөлчира ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1299