Әминнең әбисе авылда яши. Малай да сеңелесе Җәмилә белән җәйге ялларын аңарда үткәрә. Ә әтисе белән әнисе атна саен кунакка кайтып, аларның хәлләрен белеп китәләр.
Менә бу ялда әбисенең көтү көне килеп җиткән икән. Авылда бит шулай, көтүче булмагач, сарык-сыерларны чиратлап көтәләр. Малайның да әтисе белән барасы килгән иде дә, әнисе җибәрмәде. Сыер көтүдән дә бигрәк, Әминнең һәрвакыт үзенә күчтәнәч җибәрүче куянны күрәсе килгән иде. Күр әле син аны, бер дә онытмый бит малай турында! Әле йомырка белән колбаса җибәрә, әле җиләк. Җәмиләгә чәчәкләр бәйләме, такыя да куя. Читать полностью