Авыл белән беренче танышу

zhivotnye_ptica_deti_gus_14914Миңа 3 яшь тулганнан соң, 1940 елның язында, карлар эреп, көннәр җылына төшкәч, мине урамга чыгара башладылар. Урамга беренче мәртәбә чыгуым хәтеремдә яхшы сак­ланган. Кар эреп беткән, калкуырак җирләрдә ямь-яшел бәбкә үләне үсә башлаган, җылы, җилнең әсәре дә юк, сулый торган һава да өйдәгедән күпкә яхшырак.

Өйнең урам ягындагы эргәсенә утырдым да тирә-якны күзәтә башладым. Зәңгәр күктә, бик югарыда, кү­пертелгән мендәрләргә охшаган ап-ак болытлар йөзә. Югарыга менеп, шул болытларга утырып барып булмыймы икән, дип хыялланып утыра идем, минем янга таныш түгел бер үсмер малай килеп басты да бик ямьсез, ачулы кыяфәт белән, күзләрен акайтып миңа карап: “Камыт аяк! Камыт аяк!” — дип китеп барды. Мин ул вакытта аның кем икәнлеген дә, ниндидер мин белмәгән камыт турында сүз барганын да, үземнең аякның кәкре икәнлеген дә белми идем. Мин боларның барысын да һәм шулай ук дөньяда явыз, усал кешеләр булуын да соңрак, вакытлар узгач кына, аңладым. Ул малай мине куркыта да, кәефемне дә боза алмады. Аның сүзләрен дә, үзен дә ул китү белән үк оныттым. Ул киткәч, мин яңадан урамны күзәтә башладым. Безнең өй янында гына, урамның икенче ягында, әллә ни зур булмаган бер күл бар. Ул яз көннәрендә эрегән кар сулары белән тула иде. Бу юлы да күлдә су күп булган. Суда казлар йөзеп йөри. Казларның йөзгәнен кызыксынып карап торгач, бераздан ул мине туйдырды.

Күлдән ерак түгел, яңа үсә башлаган чирәмлектә күр­шеләрнең ата казы белән ана казының күзәтүе астында сап-сары кечкенә генә каз бәбкәләре, әниләреннән ерак китмичә, яңа чыккан үлән яфракларын йолкып, чемченеп йөриләр. Ул матур кечкенә бәбкәләрне якыннанрак барып карыйсым килгәнгә, мин шул якка таба киттем. Минем бу эшем казларга ошамады. Алар чукырга җыенган кебек, муеннарын минем якка сузып, каңгылдаша башладылар. Бәбкәләре ашаудан туктап, әниләре янына җыелдылар. Ә зуррак гәүдәле ата каз, бәбкәләренә һәм ана казга үзенең нинди батыр, куркусыз булуын күрсәтергә теләп, озын муенын сузып, ысылдаган тавыш чыгарып, миңа таба йөгерә башлады. Мондый нәрсәне элек күргәнем булмаганлыктан, ата каздан куркып, йөгереп качарга тотындым. Йөгерүем бик шәптән булмагандыр инде, шуңа ата каз мине бик тиз куып җитте дә, аркама тәпиләре белән менеп басып, арттан күлмәгемнең якасын томшыгы белән тешләп, канатларын җәеп, мине кыйнарга тотынды. Мин казны шулай күтәргән хәлдә ерак йөгерә алмадым, абынып йөзтүбән егылдым. Шуннан соң ата каз, мине җиңдем дип шатланып, горур кыяфәт белән, әллә нинди тавышлар чыгарып, гаиләсе янына китте. Әле анда барып җиткәч тә, тиз генә тынмадылар. Ата казның батырлыгы белән горурланып, мине хурлап, алар озак кына каңгылдаштылар. Бәбкә­ләре дә, нәрсә булганны аңлап бетермәсәләр дә, олыларга кушылып, нечкә тавышлары белән чыркылдаштылар. Мин егылсам да, каз кыйнаса да, бер җирем дә авыртмады, шуңа күрә еламадым да. Шулай булса да, ниндидер казга хурлыклы рәвештә җиңелү белән, башка кешеләр күрмәсә дә, минем килешәсем килмәде. Шуңа мин икенче көнне теге ата каз белән тагын көч сынашып карарга булдым.

Иртәнге ашны ашагач, кичәге ата каздан үч алу уе белән урамга чыктым. Кичәге казлар бәбкәләре белән шул ук урынга чыгып басканнар. Бәбкәләре үлән яфракларын чукып йөри. Олы казлар, ашамыйча гына, башларын югары тотып, берәр нинди куркыныч килмиме дип, тирә-якны күзәтәләр. Мин урамга чыгу белән казлар янына киттем. Ата каз тагын кичәге кебек муенын алга сузып, ысылдап миңа таба килә башлады. Ул мине кичәге кебек йөгереп качар, дип уйлады ахрысы. Ә мин алга барудан туктадым да, нәрсә булса шул булыр дип, казның килеп җиткәнен көтеп торырга булдым. Ата каз, аны-моны уйламыйча, минем янга килеп җиткәч, мине чукымакчы булган иде, мин аның алга сузган муенын кулым белән эләктереп алдым да, бераз җибәрмичә, тотып тордым. Ата каз бераз тыпырчынып торганнан соң, ычкына алмаслыгын аңлагач, тынычланды. Шул вакыт мин аны жәлләп куйдым. Ул бит үзләренең бәбкәләрен саклау өчен генә кичә мине өйрәтмәкче булган дип уйлап, казның муенын ычкындырдым. Аның да бу вакытта сугышны дәвам итәсе килми иде. Ул борылды да тыныч кына, башын аска иеп, ашыкмыйча гына бәбкәләре янына китеп барды. Тегеләре дә ата казны тыныч кына, кичәге кебек тавышланмыйча каршы алдылар. Минем үземә дә бу вакыйганың файдасы булды — шул көннән соң казлардан курыкмый башладым.

Равил ӘМИНЕВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 902

Комментирование запрещено