Бу китап һәр өйдә булырга тиеш!

13Мин Иске Ярмәк авылының матур табигате, аның тирән тарихы һәм анда туып үскән сәләтле авылдашларыбыз белән үз гомеремә горурланып яшәдем һәм яшим. Биредә төрле җирләрдән килгән халык тупланып, күмәкләшеп яшәгәннәр. Алар төрле заманнардагы авырлыкларны җиңеп, җирдә көне-төне хезмәт итеп көн күргәннәр. Һәр гаиләдә кимендә 4-5 әр бала үстергәннәр.

Безнең гаиләбездә туып үскән җиде баланың барысы да әти-әнидән һәм әби-бабаларыбыздан төпле тәрбия алып, тормыш юлына бастык. Һәрберебез югары белем алдык һәм төрле һөнәр ияләре булып, үз тормышыбызны алып барабыз.

Моның өчен авылыбыз безгә төпле тәрбия һәм киң мөмкинлекләр бирде. Әлбәттә, монда авыл мәктәбенең дә роле бик зур. Без кайда гына яшәсәк тә, барыбыз да авылыбыз турында якты истәлекләр саклыйбыз һәм аның белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Туган авылыбыздагы мәктәптә тарих музее уңышлы эшләп килә. Үткән заманнар турында бераз белгән булсам да, мин һәрвакытта авылда булган хәлләрне тирәнрәк, төгәлрәк беләсем килә иде.

Авыл тарихы турында китап язылуы турында ишеткәч аеруча куандым һәм аның басылуын түземсезлек белән көттем. Ул китапның бай тарихыбызга лаек буласына шигем булмаса да, мин аны шуның кадәр үк эчтәлекле һәм матур эшләнгән булыр дип уйламаган идем.

Анда язылган җирләрнең күбесен кат-кат укып, мин тирән уйланулар кичердем. Борынгы заманнарны, үзебез үскән елларны, авылның хәзерге хәлен һәм аның киләчәген күз алдына китердем. Бу китапны булдыручы һәм аны дөньяга чыгаручы авылдашым һәм классташым Фәрид Ширияздановка, аңа бу эштә ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.

Бу җыентык әле авылда туып үскән һәрбер аңлы кешенең китап киштәсендә булып, күпләрдә туган ягыбызга карата мәхәббәт уятыр, хәтердә сакланган якты истәлекләрне көчәйтеп, күңелләребезне баетыр һәм авыл язмышы турында тирән уйланулар да тудырыр дип ышанам.

Мин үземнең әби-бабамнар тәрбияләп үстергән бала чакларымны яхшы хәтерлим. Тик шулай да, миндә борынгы бабаларыбызның да кем булулары, аларның килеп чыгышлары һәм үзебезнең туганнарыбыз, хәрендәшләребез турында күбрәк белү теләге дә бар иде. Менә бу китап миңа шулар турында укып белү өчен дә киң юллар ачты.

Авылыбыз табигате кочагында тәрбияләнеп үскәнгә, ул безгә аеруча якын һәм кадерле. Аның матурлыгы һәрвакытта рухыбызны баетып, күңелләребезгә илһам өстәп торалар. Менә бу китапта сүрәтләнгән күренешләр дә, әлегә кадәр тирәндә яткан хисләрне кузгаталар. Алар авылдагы гүзәллекләрне тагын да ачыграк күреп, аларга башка күзлектән карарга ярдәм итәләр. Туган якның тарту көчен, аңа карата булган тирән тойгыларны да көчәйтәләр.

Бу китап мавыктыргыч һәм гади тел белән язылган булса да, ул тирән эчтәлекле. Ул әле без белмәгән-ишетмәгән вакыйгаларны да аңлаешлы итеп күз алдына китерә. Автор авылда булган хәлләрне, анда булып узган вакыйгаларны сүрәтләнү белән генә чикләнмәгән. Ул аларны татар халкының язмышы белән бергә бәйләгән һәм шуларга таянып, гыйбрәтле нәтиҗәләр дә ясаган.

Халык телендә: “Белгәннәребезнең чиге бар, белмәгәннәрнең генә чиге юк!” – диелгән. Менә бу китапта язылганнар безнең фикерләү офыгын киңәйтеп, туган ягыбыз турында күбрәк белү өчен яңа омтылышлар тудыра.

Киләчәк буыннарны тәрбияләү өчен бу китапның әһәмияте никадәр зур икәнлеген исәпкә алсаң – аны авылыбыз язмышының көндәлеге, аның рухи хәзинәсе дип тә әйтергә була. Ә инде үзләренең әби-бабаларын бөтенләй күрмәгән, алар турында һични белмәгән балаларга аларның сугыштагы батырлыкларын, сугыш елларындагы һәм аннан соңгы вакытта күрсәткән хезмәт үрнәкләрен укып белү — яшь буын вәкилләренә зур шатлык тудырып, көчле горурлык хисләре уятачак.

Монда күп нәрсә кыскача, схемалы рәвештә бирелгән. Шулай да анда тирән кичерешләр, тормыш газаплары, кан коюлар, фаҗигалы югалтулар белән бергә якты хыяллар, изге омтылышлар, иррешелгән зур уңышлар да чагылыш тапканнар.

Мин үзем, Зыя кызы Мәрьям Калимуллина (Ваһаҗева) Тольятти шәһәрендә табиб булып эшлим. Әтиебез, Ваһаҗ угылы Зыя Ваһаҗев, үз гомеренә авылда агроном булып эшләде. Ул кырчылык өлкәсендә фәнни яңалыклар кертеп, югары уңыш алуга нигез салучы авыл хуҗалыгы белгече. Хөкүмәтебез аның хезмәтен югары бәяләп, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм башка бүләкләр белән бүләкләде. Күпләр тәҗрибә уртаклашырга килеп, аның эш серләрен өйрәнделәр.

Әниебез Нургали кызы Гайшә Шәмсетдинова үз гомеренә укытучы булып эшләде. Ахыргы көннәренә кадәр Корьән укып, тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәде. Әти – әниебез, әби-бабабыз безнең өчен һәрвакытта үрнәк булып, төпле тәрбия бирделәр. Авылыбыз тарихында тирән эз калдырганга, бу китапта алар турында да җылы хисләр белән язылган. Әтиебез-әниебез һәм аларның балалары, якын туганнары турында да бу китапта мактап язылган. Боларның барысы да безнең өчен шатлыклы хәл һәм горурлык билгесе.

Авылыбызда туып үскән һәм читтән килеп монда яшәгән күп шәхесләр турында язылганнарны укыганда да, мин үземдә горурлык хисләре һәм җылы тойгылар кичердем. Авылыбызда үзләре турында аерым китаплар язарлык күп кенә кешеләр, гаиләләр дә бар икән бит әле!

Билгеле, авылда булып узган гыйбрәтле вакыйгаларның күбесе инде бөтенләй югалган. Ә хәзер аларның 25-30 еллар элек булганнары да югалып баруын исәпләсәң, киләчәктә авылыбыз тарихын нинди фаҗига көткән икәнлеген аңлап була.

Менә бу китап киләчәктә әле Татарстан милли китапханәсенә, архивларга, музейларга да куелачак һәм кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып, авылыбыз тарихынын мәңгеләштерәчәк. Күп авыллар таркалып, аларның тарихтан югалу очраклары арта барганда, ул киләчәктә дә Иске Ярмәк авылын югалудан саклап, һәрвакытта аңа яшәү көче биреп торучы илһам чыганагы булсын иде дигән теләктә калам. Авторга яңа иҗат уңышлары һәм исәнлек телим.

Йөрәгендә туганнары, Иске Ярмәк турында тары бөртеге хәтле генә горурлык хисе булса, бу җыентыкны китап шүрлегегезгә сатып алып куегыз. Бу китап һәр өйдә булырга тиеш!

Мәрьям КӘЛИМУЛЛИНА-ВАҺАҖЕВА.

Тольятти шәһәре.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

“Иске Ярмәк авылы тарихы” исемле китапны кайдан сатып алырга мөмкин?

* * *

Иске Ярмәк авылы тарихы турында китап басылды (Китаптагы йомгаклау сүзе)

* * *

Иске Ярмәк авылы турында китап дөнья күрде

Просмотров: 1233

Комментирование запрещено