
Форумның пленар утырышыннан соң Рәфгать Әһлиуллин (сулда) Минтимер Шәймиев һәм Татарстанның Дәүләт советы депутаты, күренекле татар шагыйре Рәзил Вәлиев белән “Бердәмлек” газетасына кагылышлы проблемалар турында фикер алыша.
Казанда VII милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының өч көнлек форумы булып узды. Анда Россиянең 19 төбәгеннән 200 вәкил катнашты. Журналистлар белән очрашуда Милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев үз сүзләрен җиткерде. Пленар утырышта Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев төбәк матбугаты, милли басмалар һәм телләрне саклау буенча фикерләре белән уртаклашты.
Форумга Самарадан “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да барды. “Волжская коммуна” хәбәрчеләре дә бар иде. “Бердәмлек”нең киләсе саннарының берсендә бу эшлекле очрашу турында укучыларыбызга күләмле язма тәкъдим итәргә җыенабыз.
Просмотров: 1176