Ул Алма-Ата, Баку, Бишкәк, Сараево, Скопье, Никосия, Ташкент кебек төрки шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк.
Бүген Истанбулда Татарстан режиссерлары Әмир Галиәскаров һәм Рамил Фазлыевның уртак хезмәт җимеше булган «Мулла» фильмы күрсәтелә. Ул — 2-6 октябрь көннәрендә Истанбулда үтүче III Төрки дөнья фильм фестивалендә финалга узган 10 тулы метражлы нәфис фильмның берсе.
Иртәгә фестиваль жюрие кино әсәрләрен бәяләячәк. 9 кешедән торган жюридә Татарстаннның танылган режиссеры Илдар Ягъфәров та бар.
Чараның оештыручысы — Төрки дөнья журналистлар федерациясе рәисе Мәндәрәс Демир нәтиҗәләрнең 6 октябрь көнне үтәчәк тантана кичендә игълан ителәчәген әйтте.
“Мулла” нәфис филмы Истанбулдан соң Алма-Ата, Баку, Бишкәк, Сараево, Скопье, Никосия, Ташкент кебек төрки шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк.
* * *
В Стамбуле стартовал международный фестиваль тюркского кино, организаторами которого выступают Союз кинематографистов тюркского мира и Ассоциация культуры и искусства Евразии, а также Министерство культуры и туризма Турции. Представлены на мероприятии будут десять картин, представляющих 10 стран и регионов тюркского мира.
Отмечается, что главной задачей Недели станет поиск новых талантов и развитие кинематографа среди тюркских народов.
Свои работы на фестивале представят турецкие, киргизские, казахские, башкирские, татарские, узбекские, туркменские, азербайджанские, хакасские и якутские кинематографисты.
Татарстан на мероприятии сегодня будет представлен фильмом «Мулла».
Просмотров: 799