Моңлы тавышлы башкаручының клибы нигезендә шушы вакыйга ята. Быел гына Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган Лилия Мингулова танылган актер катнашында тамашачыларга өр-яңа клип тәкъдим итте.
Клиптагы барлык геройларны Лилия ханымның гаиләсе уйнады: яшьлек мәхәббәтен — аның балалары, ә фотограф белән яшь ханымны олы кызы һәм кияве башкара. Лилия Мингулованың улы – кикбоксинг һәм ММА турнирларында алдынгы урыннарны яулап торучы спортчы икәнен әйтеп узарга кирәк, ә кызы, әнисе кебек үк, матур итеп җырлый.
Айгөл Вәлиуллина сүзләренә Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән “Парлы ялгызлар” җырын тыңлаучыларның инде “Болгар” радиосыннан күп тапкыр ишеткәне бар.
Клипның режиссеры – Гөлшат Мингазизова.
Просмотров: 1356