Бүгенге заманда банклар тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Кредит, ссуда кирәксә дә шунда мөрәҗәгать итәбез, коммуналь хезмәтләр, штрафлар, балалар бакчалары өчен түләү — барысы да банклар аша үтә. Еракта яшәүче туганнарыбызга, балаларга акча җибәрү өчен дә элеккеге кебек почтага барып, чират торасы юк. Кәрәзле телефон аша гына кирәк хәтле акчаны берничә минут эчендә якыннарыңның “кесәсенә” салып куясың. Шулай да, финанс операцияләр башкарганда, көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга да мөмкин. Бу очракта консультантлар ярдәмгә килә.
- Бүген һәр банкта “кайнар элемтә” телефоннары бар. Анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, ярдәм алырга була, — дип сөйли Сбербанк хезмәткәре Ринат Киселев.
Ул үзе дә бер ел инде шушы банкның элемтә үзәгендә эшли. Телефон аша көненә йөз илледән артык кеше белән аралашып, көндәлек проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. Милләттәшебез теге яки бу программаның үзенчәлекләрен яхшы белергә, процентларны исәпләү нечкәлекләрен күзалларга, өстәмә опцияләрне, кредит алу тәртибен белергә тиеш.
- Боларның барысын да безгә махсус курсларда өйрәттеләр. Аннан имтихан тотарга туры килде. Аллага шөкер, барлык сорауларга да дөрес җавап бирдем.
Хезмәтебез бер караганда гына җиңел булып тоела. Күпме мәгълүматны башта тотарга, тиз арада кирәк информацияне табып бирә белергә, түземле булырга кирәк. Шалтыратучылар арасында авыр сүзләр әйтеп, күңелне төшерүчеләр дә очрый. Сөйләшүләр тасмага язылып барганлыктан кырыс итеп җавап бирә дә алмыйсың, ничек кенә кыерсытсалар да, ипләп кенә сөйләшәбез. Кайчакта эшли генә башлаган хатын-кызларыбызның күз яшьләрен дә күрергә була. Андый очракларда психолог ярдәмгә килә, — дип сөйли Ринат.
Үз вазифаларын тырыш башкаручы хезмәткәрләр карьера баскычыннан тиз атлый, ди ул. Ринат Мөнир улы бер ел дигәндә өйрәнчекләр төркеме белән җитәкчелек итә дә башлаган, яшь белгечләрне һөнәр үзенчәлекләренә өйрәтә.
Эш арасында милләттәшебез Самара дәүләт университетына лекцияләргә йөрергә, зачет-имтиханнарга әзерләнергә дә вакыт таба. Балачакта тикшерү органнарында хезмәт итәргә хыялланган егет, Самараның 90 санлы мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, юридик факультетка укырга кергән булган. Быел ул магистратураны тәмамлаячак. Ә менә балачак хыялына тугры калырмы, юкмы — Ринат әлегә белми, бәлки банкта юрист булып эшләп китәрмен әле ди.
Читтән торып Самара дәүләт социаль-педагогия университетында укучы Ринатның тормыш иптәше Альбина да Сбербанкта эшли. Яшьләр өйдән бергә чыгып китәләр, бергә кайтып керәләр. Ял көннәре туры килсә, шәһәрдә уздырыла торган татар милли бәйрәмнәренә, концертларга да йөриләр.
- Бергә эшләвебез гаилә мөнәсәбәтләренә комачауламый. Киресенчә, эштә булган вакыйгаларны Альбина белән уртага салып сөйләшәбез, киңәшәбез. Бу безгә тагын да тырышып эшләргә ярдәм итә. Консультантларның төп максаты — банк клиентларына ярдәм итү. Алар канәгать икән, димәк, без бәхетле, — дип елмая Ринат.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1064