Гомер буе көттең әткәңне…

23056871Газиз әнкәй, ничек яшәдегез,
Кайлардан соң көчләр алдыгыз?
Алты бала ач-ялангач булып
Әткәгездән ятим калдыгыз.

Бала килеш күпме авырлыклар
Төшкән инде сезнең иңнәргә.
Батыр солдат безне алып килде
Бүгенгe бәхетле көннәргә.

Әбигә сез алты шатлык түгел,
Алты кайгы булгандыр ул чак.
«Әткәй», — диеп әйтергә тилмереп,
Үткән инде сезнең балачак.

Гомер буе, әнкәй, көттең аны,
Бик күп еллар инде үтсә дә.
Күңелеңә тынгы табалмадың
«Хәбәрсез югалган» хаты килсә дә.

Замананың авыр вакытына
Туры килгән сезнең балачак.
Сез күрсәткән олы батырлыклар
Мәңгелеккә истә калачак.

Бүгенгесе көндә әнкәебез үзе дә инде күптән гүр иясе. Октябрьнең 30да аның мәңге­леккә күчүенә 10 ел булды. Без, аның 6 баласы һәм барлык оныклары, әле һаман да аны юксынып һәм сагынып яшибез. Әнкәй бит ул бала өчен бик тә кирәкле кеше. Ул дөньяда яшәгәндә генә яшәү матур, дөнья ямьле күренә. Ул бит безнең кояшыбыз, өебезнең нуры иде, ләкин якты дөньяларда беребез дә мәңге түгел, алар исән вакытта кадерләрен белеп яшәргә генә кала.

Әнкәебез исә гомере буе әткәсен көтеп яшәде. Аның гомере буе күңелен сүндермичә әткәсен көтүе безнең дә күңелләргә уелып калган инде, шушы кадәр авыр заманнарда 6 бала урамда ач-ялангач калып та, алтысын да үстереп кеше иткән әбигә дан, диясе генә килә. Шушы язмам барысына да изге догам бу­лып барып ирешеп, мәңгелеккә урыннары оҗмахларның түрендә булса иде. Амин.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1014

Комментирование запрещено