Үтә еллар

image (1)Үтә көннәр, үтә айлар, еллар.
Сизмичә дә никтер калабыз.
Әле генә эткәй елы керсә, буген инде
Чучка елын каршы алабыз.

Эткәй елы бездән китеп барды,
Тарих битләренә эз салып.
Уфтанмыйча, зарланмыйча яшик,
Тормышларга яшик сокланып.

Мәшәкатьле булса да бу дөнья,
Җирдә яшәү - үзе зур бәхет.
Килеп-китеп торсын әле еллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.

Сокланмаслык түгел бугенгесе,
Иртәгәсен белә бер Аллаһ.
Горур булып яшик әле, дуслар,
Өмет белән карап гел алга.

Чучка елы муллык алып килсен,
Күкрәп үссен кырда игеннәр.
Еллар имин, күкләр аяз булсын,
Тусын әле җиргә бәбиләр.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено