Илһам Шакировны соңгы юлга озатырга килгән меңләгән кеше арасында Зәйнәп ханым Гәрәеваны табу җиңел булмас иде. Соры шәлгә төренгән, кыска буйлы, моңсу күзле, бөрешкән татар әбиен безгә Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия ханым табып күрсәтте.
Сарман районының Яңа Бүләк авылыннан килгән 1929-нчы елгы Зәйнәп апа яраткан төпчек энесен, татар халкының бөек җырчысын Яңа татар бистәсе зиратында фани дөньяга озата иде.
Гыйлметдин әткәебезне репрессия корбаны дип кулга алганнан соң, безнең әнкәй Нуриәсма алты бала белән берүзе калды. Илһам арабызда иң төпчек малаебыз иде. Ә мин аның иң таянычлы олы апасы идем. Сабыйдан алып, тормышка чыгарып җибәргәнчегә кадәр мин аны карап үстердем.
Башка апалары, абыйлары бер-бер артлы таралып бетеп, торф эшенә алындылар, тормышка чыктылар, ә мин тормышка да чыкмыйча Илһамны карап үстердем.
Сугышта тол калган хатыннар бөгелеп-бөгелеп елый иделәр аның моңына.
Шул кадәр моңлы бала иде ул, бәләкәйдән үк.
Илһам, үсеп җиткәч, Казанда барып укырга хыялланып йөрде. Ул вакытта элек машиналарга утырып йөрү юк иде бит. Иске Чаллы пристаненә кырык чакрым юлны җәяү узып, җәяү кайтырга туры килә иде.
Инде чәчләрен алдыргач та, барыбер армиягә алырга булдылар. Менә нинди армия иде ул вакытта. Калып булмый иде. Ярый әле филармониянең җитәкчесе бар иде. Ул “Бу егет бик сәләтле, без аны армиягә әрәм итмәс идек” дип, Илһамны армиядән алып кала алды.
Аягына да кияргә киеме юк иде. Әнкәй белән чабаталар ясап, капчыкка сохарилар җыеп, Илһамны укырга озатып җибәрдек.
“Зәйнәп, – ди ул хатында (ул һәрвакыт миңа Зәйнәп кенә дип дәшә иде), – бөтен документларымны югалттым бит мин. Хәзер кайларга гына барып бәрелим. Барыр җирем калмады. Пристаньдә параходка утырдым да, үз-үземне суда югалтасым килде. Аннары мине тудырган әнкәемне тагы бер кат күрәсем килде дә, үз-үземне тыеп калдым”.
Просмотров: 1162


