9 мартта Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Оста куллар” күргәзмәсе оештырачак
Хөрмәтле, сөекле, уңган татар хатын-кызлары! Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы сезне 9 март көнне “Сельский уют” турбазасына чакыра. Биредә “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак.
Күргәзмә ике юнәлештә була:
- “Күңелем бизәкләре” – кул эшләре (чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр).
- “Тәмле ризык — табын яме!” - татар халкының камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар
Катнашучылар бүләкләнәчәк.
Бергә-бергә тәмле ризыкларыбыз белән чәй эчәрбез һәм күңел ачарбыз.
Килегез, катнашыгыз! Рәхәтләнеп ял итәрбез, аралашырбыз!
Башлана сәгать 10.00да.
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Илһамия Сәгыйть кызы КӘРИМОВА һәм урынбасары Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
КОНТЕКСТ:
Гали авылында узачак «Халкым минем-2019» иҗат фестивале Театр елына багышлана (НИГЕЗЛӘМӘ-ПОЛОЖЕНИЕ)
* * *
Гали авылында дини конференция үтәчәк
Просмотров: 1300