Изге айда матур теләкләр

Автор фото Аняс Мингали (3)Бу көннәрдә төрледән-төрле чаралардан өлкә Халыклар дуслыгы йорты гөрләп торды. Шуларның берсе — изге Рәҗәб аена һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Аны дини белем бирү курслары җитәкчесе Мәрбия ханым Сафина уздырды.

Төрле яшьтәге ханымнар үзләре  пешереп килгән тәм-томнардан мул гына табын корганнар иде. Чәй өстәле артында сөйләшеп утырдылар, бер-берсенә бүләкләр өләштеләр.Табын артында бик күп матур сүзләр әйтелде, изге теләкләр яңгырады. Әминә Илюшина үзе язган эчтәлекле шигырьләрен укып, күңел кылларын тиб­рәндерде.

Автор фото Аняс Мингали (3)Автор фото Аняс Мингали (8) Автор фото Аняс Мингали (13) Автор фото Аняс Мингали (14) Автор фото Аняс Мингали (27) Автор фото Аняс Мингали (35)

Автор фото Аняс Мингали (1) копия

- Мәрбия ханым, сезнең белән танышуыма бик шатмын. Безгә догалар өйрәтәсез, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, аларны чын кеше итеп үстерү юнәлешендә дә зур эш алып барасыз. Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, — дип мөгаллимәләренә барлык шәкертләре исеменнән рәхмәт әйтте Җәмилә Мәгъ­диева. Мәрбия ханым да хатын-кызларга җылы мөгамәлә күр­сәтеп, матур теләкләрен те­ләде.

Әнәс МИНГАЛИЕВ.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1025

Комментирование запрещено