“Син исәнме, татар?”, сабантуй колгасы һәм Тямаев җыры: Камал театрында яңа спектакльнең репетицияләре бара

AI3I4877“Татар-информ” хәбәрчеләре Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев рөхсәте белән ул куйган “Исәнмесез” спектакле репетицияләрендә булды.

Габдулла Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” сүзләрен, туксанынчы еллардан популяр булган “Уян, татар!” өндәмәсен Камал театры конкретлаштырыбрак кабатларга җыена – “Исәнмесез?” (“Исәнме сез?” мәгънәсендә). Спектакльнең исеме русчага “Здравствуйте!” дип тәрҗемә ителмәгән, “Живы ли вы?” диелгән.

Камал театрында хәзер репетицияләр бара.

“Исәнмесез?!” – театрның баш режиссеры, иң зур титулларга ия булган милли режиссерларның берсе Фәрит Бикчәнтәевның яңа сезондагы беренче премьерасы.

“Исәнмесез?!” – драматург Мансур Гыйләҗевның татар театрының әйдәп баручы сәхнәсенә әйләнеп кайтуы.

“Исәнмесез” – Фәрит Бикчәнтәевның еллар аша Марсель Сәлимҗановка эндәшүе дә бугай – быел данлыклы режиссер тууына 85 ел. Яңа спектакльдә 2002 елда чыккан “Баскетболист” спектакле рухы да чагылып китте кебек. Бәлки алай да түгелдер, ә авторы бер үк булгач, бу Мансур Гыйләҗев почеркы гынадыр…

Пьесаның геройлары — зур Исламовлар гаиләсе әгъзалары. Исламовлар – авылның нык нәселе. Алар чирләмиләр, алар хатын аермыйлар…

Пьесаның төп герое – Тамерлан, пенсиядәге табиб, травматолог. Тамерлан ролендә – Илдар Хәйруллин.

Быел татар театрында, гомумән, Хәйруллиннар елы. Илдар Хәйруллинның бер сезонда бер театрда төп рольдәге икенче премьерасы. Ә бердәнбер улы Искәндәр Хәйруллинның “Алтын битлек” номинанты булып йөргән көннәре. Лауреат булу шансы зур – көтәбез. Тукай премиясен дәгъва итүче Камал театры командасында да аның фамилиясе бар.

Сүз уңаеннан, бу сезонның беренче премьерасына – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Буранлы төн” спектакле дә Илдар Хәйруллинга корылган иде.

Инде Фәрит Бикчәнтәев өлкән Хәйруллинга бикле күңелләрне кагып, йөрәкләре туңып барган туганнарын терелтү вазыйфасын йөкләгән. Терелтә алмас терелтүен, әмма бикле күңелләрне селкетә булса кирәк. Финалны соңгы ноктасына кадәр карый алмасак та, шулай тоелды.

AI3I4877AI3I5029

Сүз кадере

Фәрит Бикчәнтәев үзе пьесадагы икенче бер темага игътибарны юнәлтте. “Миңа пьеса ошады. Без бит сүзләрнең мәгънәсенә төшенми башладык. Исәнме, исәнме – тапталган сүз. Без телебезгә дә, сүзләребезгә дә игътибар итми башладык. Сүзләребезнең мәгънәсен, тирәнлеген югалттык”, — диде ул.

Димәк, безнең төрле буыннар һәм төрле мәктәпләр вәкиле булган ике режиссерыбыз параллель рәвештә сүз мәгънәсе турында уйлана башлаганнар. Аваздаш ике спектакль — Әлмәт театрында Туфан Имаметдинов чыгарган “Тынлыкта гына урын бар” һәм Фәрит Бикчәнтәевның “Исәнмесез!”е.

Ике проектның да башы үткән язда параллель башланган дип беләм. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үткән язда драматург Мансур Гыйләҗевның конкурста җиңгән киносценариен күреп алган һәм аны пьеса итеп эшләвен сораган. Көз көне пьеса эшләп һәм эшкәртелеп тапшырылган. Нәкъ шул вакытта Әлмәт театры Туфанны спектакль куярга чакырган һәм проектка драматург Равил Сабырны җәлеп иткән. Әлмәт театры спектакльне тиз арада — ноябрьдә чыгарды. Чөнки ул “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында финансланды.

Туфан Имаметдинов сүзнең мәгънәсе калмавы, дөньяны буш сүз басып алуын эксперименталь әсәр форматында әйтсә, Фәрит Бикчәнтәев исә сүзнең мәгънәсе калмавы турында халыкчан спектакль тудырып әйтә.

“Исәнмесез” спектаклендә бер милли символ актив кулланыла – сабантуй колгасы. Вакыйгалар сабантуй чоры белән бәйле һәм шушы колга тирәсендә әйләнә. Колганы утырталар, төбендә утырып эчәләр, сугышалар, кисеп аудармакчы булалар, саклап калалар, тагын утырталар…

Нәтиҗәдә, колга сакланып кала. Ә менә Тамерлан Исламов исемле төп героебыз Исламовларның онкология белән чирләгән киявен саклап кала алмый – Германиягә барып дәваланса да, ул вафат була. 

Спектакльнең сюжетын язуны заманча тамашачы спойлер дип атар инде. Гафу итегез, аз гына спойлер. Төп герой Тамерлан Исламов башта әти-үниләре үлемендә гаепле дип санаган кияүләрен үз араларына кертергә теләмәсә дә, аның авырганлыгын белгәч, үзгәрә. Кияүне коткару өчен аны Германиядә дәваларга акча җыя. Туганнардан ул акчаны җыя алмагач, йортын сата. Дөрес, Германиядән терелгән кебек кайтса да, Мөслимнең гомере бик аз калганлыгы ачыклана. Тамерлан аңа үзе операция ясарга алынмакчы. Мансур Гыйләҗев пьесасында ул аны ясый, Мөслим операция өстәлендә җан бирә. Ә Фәрит Бикчәнтәев төп геройга операция ясарга рөхсәт итми, дөресрәге, өлгертми ул аны – Мөслим вафат була.

Репетиция ничек үтә

Репетиция башында театрның баш рәссамы Сергей Скоморохов декорацияләрнең макетын тәкъдим итте. Фәрит Бикчәнтәев артистлар фикерләрен дә тыңлый-тыңлый сорашты, төзәтмәләр дә кертте булса кирәк. Аннары инде репетицияләр башланды. Режиссер кәгазенә язгалап куя-куя, кофе эчә-эчә репетиция карады. Залда спектакльнең композиторы Эльмир Низамов та бар иде.

Туй күренешенә җиткәч залда Фирдүс Тямаев җырлап җибәрде. Үзе түгел, әлбәттә, аудиоязмасы.

Күп тематиканы һәм проблемаларны үз эченә алган “Исәнмесез!” спектакле тамадалыктан да йомшак кына көлеп уза. Татар тамадалыгы – ул фейк-концерт. Татар тамашачының мәдәни чараларга һәм сәнгатькә ихтыяҗы табын җырлары һәм уеннары белән алыштырыла. Тамада ролендә – Олег Фазылҗанов.

Дөрес, спектакльдә Фирдүс Тямаев җыры булмаячак, диделәр театрда. Тамадалы туй күренеше өчен табын җырын композитор Эльмир Низамов язачак.

Бу спектакльдә сюжет әллә ни мөһим түгел кебек. Сюжет тирәсендәге вакыйгалар, персонажлар, аларның репликалары мөһим. Кыскасы, Камал театры уйландыра торган тагын бер спектакль чыгара. 

intertat.tatar

Просмотров: 832

Комментирование запрещено