Элегрәк Ярмәгебездә ничек утын “суктылар”?

image (2)Җәй көнендә һәрбер йортта утын “суктылар” тирестән.
Бер-берсенә өмә белән йөрделәр туган- күршеләр.

Ничек утынны сугарга? Авыл халкы ул белә…
Кыш көнендә алар тиресне тигезләп өеп куя.

Җәй җиткәч тараталар, су сибеп таптаталар.
Аның өчен бер ат кирәк тирестә йөртергә.    

Халык елгадан су китерә мичкә (бочка) белән арбада.
Ташып торучы, аты белән, бик күп тапкырлар бара.

Шул җәемгә су сибәләр, ат таптый хуҗа белән,
Байтак вакыт үткәннән соң тирес була бик йомшак.

Кырыйларын тигезлиләр, түгәрәкләп куялар,
Түгәрәк буйлап берничә такта кисәге тезәләр.   

Ничек измәдән кирпеч сугарга? Бар аның станогы,
Осталар аны әзерли кадаклап такталарны.

Ясыйлар киң булмаган, озынча тоткычлы, тартма кебек,
Кеше күтәрерлек, җиргә дә ул тимәслек.

Ләкин төбе юк аның, кирәк шудырып тактадан алырга,  
Шулай эшләргә ипле, кирпечләр тигез була.

Аның була зуррагы — өлкәнрәк кешегә,
Була кечерәкләре дә балаларга ташырга.

Менә килә өмәчеләр хуҗа дәшкән вакытка,
Сызганып алар тотына тирес утыны сугарга.

Эш башкарырга дәшелгән зуррак кызлар, апалар,
Шулай ук өмәгә килә кыз балалар, малайлар.

Олыраклар сала тактага куйган станокка измәне.
Ташучылар илтеп куя чиста җиргә кирпечне.

Шушы тирес җәймәсен бетергәнче эшлиләр,
Берсе сала, берсе ташый, күп кирпечләр ясыйлар.

Авыр эш ул балаларга, ә кирәк булышырга.
Кыш көнендә мичне ягып, өйләрне җылытырга.

Эшнең яртысы беткәч, хуҗалар ашка дәшә.
Юынып, чистарынып өмәчеләр керәләр өйгә.

Утыралар ашап, чәй эчеп, гәпләшәләр булганны,
Апалар матурлап сөйли төрле кызык хәлләрне.

Җитеп кала балаларга — көләләр, шаяралар.
Шулай көлешеп алгач, тарала арыганнар.

Ял итеп алганнан соң, чыгып китәләр йортка.
Эшне кирәк тәмамларга, тиздән көтүләр кайта.

Хуҗалар рәхмәт әйтә өмәдә булганнарга.
Соңрак ярдәм итәргә үзләре аларга бара.

Кыз-малайларга бирәләр булышкан өчен акча.
Балалар инде шатлана — аңа кинога бара.

Шулай тырышып әзерлиләр кышка тирес утынын.
Коры булып алар кипкәч, өяләр пөхтә итеп. 

Өстеннән каплап куялар, яңгырлар чылатмасын.
Коры утын яхшы яна, өйләрне җылы тотсын.

imageimage (1)

Халык кызык җырга салды шушындый эш мизгелен:
«Ярмәкне бит су басалмый, тирес утыны бар аның!» — дип.

Авыл халкы бер-берсенә булышып дус яшәде.
Аштан да калдырмадылар туган, таныш, күршене.

Балалар йөрешеп үсте, бергә уйнап, шатланып,
Өйрәнделәр шул алар яшәргә ярдәмләшеп.                   

    Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1725

Один комментарий

  1. Бик кунелле чаклар иде..!