Бүген Иске Ярмәк авылының “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле әгъзасы Оркыя Хәмит кызы ГАЛИМУЛЛИНАга 60 яшь тула!
Умырзая: чәчәк атам, — дигән мәлдә,
Бөре яфрак ярырга җыенганда,
Җир анага бүләккә,
Дөньяга туды бер кыз бала.
Искитәрлек нәфис сүзе, ачык йөзе,
Буй-сыны, чаялыгы,
Җитезлеге, уңганлыгы…
Кемнең ул сөеклесе?
Юкәле тау каршында
40 еллап гомер итә
Мәдәнияткә гашыйк
Наил абый гаиләсе.
Моңнан торган бу учакка
Шатланып кунак кайта.
Урамны ямьләндереп,
Тормыш кайный бу якта.
Елның һәрбер мизгелендә
Яңа җыр безне көтә.
Җырга сыймаган хисләре -
Бию хәрәкәтендә.
Тыпырдатып бии-бии,
Моңлы көйләр көйли-көйли,
Сизелмәгән, гомер үткән,
Тик апабыз сынатмаган.
Яшь чаклар — җүләр чаклар, дип:
Чегәннән алдатулар,
Беренче хезмәт хакына
Модный булып кайтулар.
Барысы да кичә сыман
Хәтерендә уелып калган.
Укып, һөнәрле булып,
Күпме бала тәрбия алган.
Сез өйрәткән догаларга,
Балалар бик рәхмәтле.
Бүген укып белгәннәрен,
Җиткерәләр савапны.
Ир хатыны зур хезмәтне
Үрнәк итеп башкара.
Оныклар — нәсел дәвамы
Еш кунак бу әбидә.
Күз алдында хезмәтегез
Төрле өлкәдә булды:
Помидорлар үстерелде,
Кибеттә эшләп алды.
Гран-прие да эләкте,
Тагын нидер җитми диеп,
Сәяхәт итеп кайтырга
Чит илгә дә барылды,
Аннан кайткан арада
Сагызы кайнатылды.
“Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — дип
“Бәхет сере” табылды.
Лаеклы ялда булып та,
Сезне ТНВдан күрәбез.
Безнең абый-апалар дип,
Шатланып та алабыз.
Бүген бездә Оркыя апабызга
Җиткерәбез теләкне.
Куанычлы гына булсын
Алдагы гомерләре.
Дусларың күп, киң күңелең
Сыйдырганга барысын.
Тагы бик күп тапкыр язсын иде
Ямьле очрашу безнең.
Туганнар хәлен беләм дип,
Клуб ягыннан үткәндә,
Керегез безнең янга да,
Көтәбез сезне гел дә.
Изге теләкләр белән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Матур яшәү сере нидә?
Просмотров: 1151