Лаеклы ялга чыккач та, үзеңә бик күп шөгыль табарга була
Без Иске Ярмәк авылында яшибез. Яшь вакытта гомер хезмәт итеп, балалар үстереп, өйләр салып, мал-туар тотып үтә дә китә. Менә инде без дә олылык чорына аяк бастык. Аллаһыга шөкер, тормыш дәвам итә. Кайбер кешеләрнең: “Уф, эчем поша, нишләргә белмим, вакыт үтми, өйдә ятып туйдым”, — дигән сүзләрен ишетәм дә хәйран калам. Аякларың йөреп, күзләрең күреп торганда, ничек инде эч пошарга мөмкин. Озак еллар урын өстендә яткан, куллары да күтәрелмәү сәбәпле тешләре арасына каләм кыстырып, гыйбрәтле шигырьләр язган, кабатланмас рәсемнәр ясаган шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның шигыре искә төшә: “Бирегез миңа аяк-кул гына”…
Әйе, аяк-куллардан, күзләрдән, камил акылдан Аллаһы Тәгалә аермасын. Ә калганы үзебездән тора бит. Безнең Иске Ярмәк авылында социаль реабилитация бүлеге эшләп тора. Анда Гөлисә, Лилия, Рәмзия, Гөлия, Рәшидә, Алия кебек кызлар, Җәгъфәр кебек булган егетләр, олыларны кунакка чакырып, бик күп очрашулар, кичәләр үткәреп торалар. Күптән түгел миңа да авылдашларым, яшьтәшләрем белән социаль бүлектә ял итәргә туры килде. Сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел икән! Андагы күңелле чаралардан күпме уңай энергетика, сәламәтлек алып кайттык! Якташ шагыйрьләребез Әнвәр Давыдовка, Зыя Ярмәкигә, Халикъ Садрига, Рөстәм Мингалимгә багышланган кичәләрдә укыган шигырьләр, авылыбыз кызлары җырлаган моңлы җырлар әле дә күңелемдә чыңлап тора.
Бигрәк тә “Беркөн мунчада” дигән чара күңелле үтте. Башта мунча файдасы турында сөйләделәр, аннары хуш исле үләннәр салып пешерелгән чәй эчтек.
Шулай ук социаль бүлектә кул эшләренең яңа төрләренә өйрәндек, саф һавада йөрдек. Рәхмәт сезгә, кызлар! Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Кешеләр белән аралашып яшәү үзе бер гомер бит!
Уйларымны дәвам итеп, тагын шуны әйтәсем килә, лаеклы ялга чыккач та, үзеңә бик күп шөгыль табарга була. Мактану дип кабул итмәгез, тик минем үземә көн җитми. Гаиләмне тәмле ашлар белән сыйлау, өйне тәртиптә тоту — хатын-кыз өстендә, әлбәттә. Аннан соң бәйләү, чигү, дусларыңа үз кулларың белән бүләк ясау, илһам килсә, шигырьләр, хикәяләр язу, ә кич җитте исә, скандинав таяклары тотып саф һава суларга чыгу — барысы да көн саен үтәлә торган эшләрем.
Ә җәй җитү белән эш тагын да күбәя. Башта үсентеләр утыртасың, карыйсың, аннан аларны бакчага чыгарасың. Күз ачып йомарга да өлгермисең, инде яшелчәләрне җыя башларга вакыт җиткән. Аларны тозлап, базга урнаштыра торасың, үзең урманда җир җиләге, кура җиләге, файдалы үләннәр җыясың, себерке сындырасың…
Көзен гөмбә җыярга, балык тотарга өйрәнеп киттем бит әле. Балык тоту — ул бит спортның бер төре. Берничә чакрым җәяү үтеп, дымлы һава сулау, яшеллек арасында суга карап тын гына утыру да миңа сәламәтлек бирә.
Соңгы елларда авылыбызда бик күп хатын-кызлар намазга басты. Чөнки үзебезнең остабикәләребез, мөгаллимәләребез бар, алардан үрнәк алабыз. Намазлар, вафат булган әти-әниләребезгә Коръән сүрәләре укып, балаларыбызга, оныкларыбызга теләкләр теләү үзебезгә дә җан тынычлыгы бирә. Тормышта төрле хәлләр булганда, бирешмәскә, сабыр итәргә өйрәтә.
Авылыбыз матур, төзек, елдан-ел чистара. Аны тагын да күркәмрәк итү өчен мин дә уйланам. Мәсәлән, Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җырын җырлыйбыз, аны авылыбызның горурлыгы дибез. Ә чынында, ул Ак каен янына бара да алмыйбыз. Чөнки аның тирәсе күптән инде чытырманлыкка әйләнгән. Шул урынны чистартасы бар. Без кечкенә чакта шул каен янындагы аланда бәйрәмнәр ясый иделәр. Шул гореф-гадәтләребезне кайтарасы килә.
Элек Ачы ташлыгы дигән урында яр буенда күкерт суы чыга иде. Буа буып, шул урынны су баскач, күкерт чишмәсе су астында калды. Ә узган җәйдә күкерт чишмәсенең ярдан өстәрәк чыгып ятуын күреп кайттым. Бу чишмәне дә казып, тирә-ягын таш белән ныгытсаң, яхшы булыр иде. Күкерт суы авыл өчен хәзинә бит ул! Авылның мәрхәмәтле кешеләре Сок суы аркылы буа буып куйдылар, менә хәзер Кордон чишмәсен дә төзекләндерергә йөриләр. Бу инде бик изге эшләр. Әле авыл тирәли күпме буш урыннарга балан, миләш, алмагач кебек агачлар утыртасы бар. Урманнарда йөргән кеше белә: анда җимеш агачлары очрамый. Бәлки, яшьләребез арасыннан шушы эшләрне оештыручы энтузиастлар килеп чыгар?
Уйлар, хыяллар күп инде анысы. Барыбыз да шулай якты хыялларга төренеп, матур итеп яшәсәк, йортларыбыз да, урман-чишмәләребез дә төзек булыр. Кеше тикшереп, тырнак астыннан кер эзләп, гайбәт сөйләп, тормышка зарланып, бер-береңнән көнләшеп яшәсәң, үзең дә сәламәт булмыйсың. Тормышның яме, тәме бетә. Тәбрис абый, Фәния апа, Флера апа кебек эшкә батыр, саф күңелле авылдашларыбыздан үрнәк алып яшик әле.
Фәния КӘРИМОВА.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 994