Ничек мин беренче космонавтны каршыладым

238221

12 апрель — Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

Барыбызга да яхшы таныш булган гармунчы, җырчы, милли чараларны матур итеп алып баручы Идеал Галәүтдинов — хәрби көчләр һәм стратегик ракета гаскәрләре ветераны, отставкадагы полковник та бит әле. Ул 1961 елның 14 апрелендә, очраклы рәвештә, Мәс­кәүнең Внуково аэропортында Юрий Гагаринны каршылау тантанасына эләгә.

- 1961 елда мин Украинаның Славута шәһәрендә хезмәт итә идем. Апрель башында отпуск бирделәр. Самарканд шә­һәрендә яшәүче авыру апам янына барып кайтырга булдым. Моның өчен Киевка кадәр — поезд, ә аннан самолет белән башта Мәскәүгә, ә аннан Ташкент аша Самаркандка очарга кирәк иде.

12 апрельдә иртәнге чәйне эчтем дә билет алырга киттем. Көн җылы. Офицерлар йорты янына барып җиткәндә радиодан диктор Юрий Левитанның тантаналы тавышы яңгырады: “12 апреля 1961 года в Советском Союзе выведен на орбиту вокруг Земли первый в мире космический корабль-спутник “Восток” с человеком на борту.

Пилотом-космонавтом космического корабля-спутника “Восток” является гражданин Союза Советских Социалистических республик летчик ма­йор Гагарин Юрий Алексеевич…”

Юрий Гагаринның 108 минут эчендә җир шарын әйләнеп, яңадан җиргә кайту хәбәре бертуктаусыз радиодан кабатланып торды. Урам халык белән тулды. Шатланышып  бер-беребезне сәламлибез, “ура” кычкырабыз, бөтенләй ят кешеләр белән кочаклашабыз… Кинәт барлыкка килгән митингта ялкынлы чыгышлар яңгырый, шатлыгыбыз, горурлыгыбыз эчебезгә сыймый иде!

…Шушы шатлыклы хисләр тәэсирендә Мәскәүгә очтым. 14 апрель иртәсендә мин утырган самолет Внуково аэропортына килеп төште. Самолет трапыннан ук яңа такталардан, бруслардан төзелгән трибунаны күреп алдым. Зур-зур тягачлар аэропорттагы самолетларны бер-бер артлы каядыр өстериләр. Кыскасы, мәйданны ниндидер зур тантана өчен әзерлиләр. Мин моны болай гына калдыра торган кеше түгел бит инде. Аэропорт хезмәткәреннән сораган идем, авызын ерып: “Готовимся к встрече Гагарина”, — дип җавап бирде. Моны ишеткәч, мин пассажирлар артыннан аэровокзалга кереп китмәдем, аэропорт кырында калдым. “Артык” кешеләрне кырдан чыгарсалар да, очучы формасында булганга күрә, мине калдырдылар. Ул вакытта әле стратегик ракетачыларның махсус хәрби формасы юк иде, без авиация училищесының җәйге формасыннан йөри идек.

Трибуна янынарак барып, беренче рәткә бастым. Сәгать уникеләр тирәсендә Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты (КГБ) хезмәткәрләре чит ил дип­ломатларын трибунаның уң ягына бастыра башлагач, миңа бераз сулгарак “шуышырга” туры килде, килүен, әмма беренче рәттән китмәдем. Кулымда “ФЭД” фотоаппараты иде. Сәгать беренче яртыларда трибунага бер-бер артлы җитәкчеләр һәм мәртәбәле кунаклар күтәрелә башлады – Никита Хрущев, Анастас Микоян, Советлар Союзы маршаллары Климент Ворошилов, Семен Буденный, Монголия җитәкчесе Юмжагийн Цеденбал һәм башкалар. Шулай ук Юрий Гагаринның әнисе белән әтисе, хатыны Валентина Ивановна, туганнары бар иде.

идеал галяутдинов

Идеал Галәүтдинов.

Аэропорт халык белән тула башлады. Трибунадан самолет килеп туктаячак урынга кадәр йөз метрлы кызыл келәм сузылган. Барыбыз да түземсезлек белән көтәбез.

12 сәгать 37 минутта Внуково күгендә ИЛ-18 самолеты күренде. Халык шунда ук: “Гагарин! Гагарин!” дип кычкыра башлады. Ул утырган самолетны җиде хәрби истребитель озата  килделәр. Внуково аэропортына җитәрәк алар, канатларын чайкап, зәңгәр күктә югалдылар. Самолет ипләп кенә утырды һәм нәкъ келәм турына килеп туктады.

Юрий Гагарин траптан төшеп, җыелган халыкның көчле алкышларына күмелеп, җитез генә трибунага таба атлады. Никита Сергеевичка рапорт тапшырганнан соң, ул трибунадагы җитәкчеләр белән күрешеп чыкты һәм хәләл җефете Валентинаны кочып: “Вот, видишь, все хорошо, а ты волновалась”, — дип әйткәне ишетелде. Хатыны, әлбәттә, иренең космоска очу куркынычын сизми калмагандыр. Әллә исән-сау әйләнеп кайта, әллә…

238221

Күрешүләр тәмамланганнан соң, Никита Хрущев трибунадан төшеп, Гагаринны чит ил дипломатлары белән таныштыра башлады. Юрий Алексеевичның күзе минем формага төшкән, күрәсең. Дип­ломатлар рәтенең иң ахырында басып торган миңа якын килеп: “О, земляк!” – дип кулын сузды. Аның кулын кысып: “Здравствуйте, Юрий Алексеевич! С возвращением на Землю”, — дип җавап кайтардым. Ул башкалар белән күрешеп тормады һәм, Хрущев белән бергә ачык машинага утырып, мәйданны әйләнделәр дә Мәскәүгә, Кызыл Мәйданга китеп бардылар.

Самаркандка самолетым кичке сәгать тугызда гына булганлыктан, чит ил кешеләре төялгән автобуска менеп утырдым да Мәскәүгә киттем. Анда галәмәт хәлләр икән! Юл буйлары, мәйданнар халык белән шыгрым тулы иде. Бөтен җирдә чәчәкләр, шатлыклы авазлар ишетелә…

Тантананың рәсми өлеше тәмамланган булса да, халык таралмады, уеннар, җырлар башланды. Мин ашап чыгу нияте белән Кызыл Мәйдан кырыенда урнашкан “Балчуг” ресторанына таба юнәлдем. Янында халык дулкыны чайкала. Хәрби формамны күреп алган швейцар: “Без бүген чит ил кешеләрен һәм очучыларны гына кертәбез”, — дип ымлады, һәм халык миңа юл биреп: “Поздравляем, поздравляем!” — дип ресторанга кертеп җибәрделәр.

Менә инде өстәл тирәсендә бер немец, африкалы, инглиз һәм мин, татар егете, утырабыз. Юрий Гагарин хөрмәтенә, безнең ил хөрмәтенә тостлар әйтеп, ашадык-эчтек тә,  мин кичке самолетыма да соңгармыйча, Самаркандка оч­тым.

Әле дә, яз җиткән саен бу онытылмаслык көннең миз­гелләре күңелемдә уяна һәм горурлык хисләрем яңара сыман.

Самаркандта апам хаста­ханәдә авырып ята иде. Мин аның янына килгәч, Гагаринны күрүемне сөйләп бирдем. Бу хәбәрне ишеткән табиблар, шәфкать туташлары, күрше палаталарда ятучылар, кыс­касы, хастаханәдәге бөтен кешеләр дә минем Юрий Гагарин белән очрашуны, кул кысып күрүшене зур кызыксыну белән тыңладылар һәм кат-кат сөйләттеләр. Мин Кызыл Мәйданда самолеттан таратылган листовкаларны җыеп алган идем. Шуларны халыкка бүләк иттем. Берсен үземә дә калдырдым.

Минем Юрий Гагарин белән очрашуымны ишетеп, Самарканд мәктәпләренә очрашуларга чакырдылар, Суперфосфат бистәсендәге Мәдәният сараенда уздырылган кичәдә дә катнаштым. Кыскасы, 25 көнлек отпускның һәр көне Юрий Гагаринның космоска очуы белән бәйле булды. Бу очрашулар, халыкның самими шатлыгы шундый матур хатирә булып күңелемдә калды.

Соңрак, Мәскәүгә командировкаларга чакырылганда, офицерларны беренче чиратта Звездный шәһәрчегендәге Космонавтлар музеена алып баралар иде. Анда без, космонавтлар белән очрашу чараларында катнашып, Юрий Гагаринның үзе белән булмаса да, аның хәләле, кызлары белән күрешеп, шәхси киемнәрен карый идек.  Хәтта космоска очкан кабинасы эченә кереп утырып карарга тырышканымны хәтерлим.  Тик, буем 172 сантиметр булганлыктан, мин ул капсулага сыя алмадым, әлбәттә.  Кара син, шундый кечкенә генә буйлы, тыйнак һәм мөлаем кешедә шулкадәр гайрәт, батырлык булган бит! Беренче космонавт исемен йөрткән Советлар Союзы Герое Юрий Алексеевич Гагаринның батырлыгы, фидакарь хезмәте Ватанга хезмәт итүчеләр өчен мәңгелек гыйбрәт булып калачак.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1555

Комментирование запрещено